Абитуриентлар колагына: быел вузларга гаризалар ни рәвешле кабул ителә?
Җәйнең икенче аена аяк бастык. Димәк, вузларда урак өстенең иң кызу вакыты.
Җәйнең икенче аена аяк бастык. Димәк, вузларда урак өстенең иң кызу вакыты. Бу гаризалар кабул итү, абитуриентларга документлар тапшырырга ярдәм итү дигән сүз.
20 июньнән Россия югары уку йортлары "бакалавриат" һәм "специалитет" программалары буенча документлар кабул итә башлады. 2021-2022 уку елына Татарстан вузларына 20 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Бюджет урыннары буенча лидер вузлар – Казан федераль университеты, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты.
“Бюджет урыннарының күбесе инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага туры килә. Бу – мәгариф һәм педагогик фәннәр, информатика һәм исәпләү техникасы, химия технологияләре, электр һәм җылылык энергетикасы, машина төзелеше кебек эреләндерелгән белгечлекләр төркемнәре”, — дип билгеләп үтте министр.
Быел Татарстанда барлыгы 44 вуз һәм аларның филиалы абитуриентлар кабул итә.
2020-2021 уку елында кабул итү кампаниясендәге төп үзгәрешләр:
- Абитуриент бер үк вакытта 5 югары белем бирү оешмасына гариза бирә ала. Шул ук вакытта чыгарылыш сыйныф укучыларына 10 төрле юнәлешбуенча документларны тапшыру мөмкинлеге бирелгән. Элек, мәсәлән, абитуриент документларны бары өч белгечлек буенча гына тапшыра ала иде.
- Беренче чиратта, югары уку йортлары олимпиада җиңүчеләрен, максатчан юнәлештәге абитуриентларны (целевик) кабул итәчәк. Калганнар конкурс исемлегеннән төп бюджет урыннарга лаек булачак. Конкурс исемлекләре көнгә кимендә биш тапкыр яңартылачак, бу абитуриентларга рейтингта үз позицияләре турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Искәртеп узарга кирәк: башка елларда мондый яңартуны көнгә бер генә тапкыр уздыралар иде.
- Конкурс исемлегендә хәзер укырга керүчеләрнең исем-фамилиясе күрсәтелмәячәк. Моның урынына СНИЛС номеры яки абитуриентның уникаль коды теркәләчәк.
- Вузларга керүнең "икенче дулкыны" гамәлдән чыгарылды. Хәзер абитуриентлар бер этап эчендә генә кабул ителәчәк.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев