-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән

28 февральдә Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә 6 һәм 11 яшьлек абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Балалар Идел буенда йөргән. Алар ачык суга очрагач, нәни малай бозлы суга егылып төшкән, абыйсы аны коткарырга дип суга ташланган. Кызганычка, балалар икесе дә һәлак булган.
Хәзер фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.
«Биш бала елга буенда уйнап йөри. Злобин исемендәге яр буеннан 400 метр читтәрәк алты яшьлек малай боз өстенә кереп китә һәм ачык суга егылып төшә. Аңа ярдәмгә 11 яшьлек абыйсы йөгерә. Абый кеше дә суга егылып төшә. Ярда басып калган дуслары ярдәм чакырырга китә», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Саратов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
Саратов өлкәсендә Кешеләрнең иминлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Юрий Юрин халыкка мөрәҗәгать итте. Ул әти-әниләрне балаларын сулыклары янында йөртмәскә, аңлату эшләре алып барырга чакыра. Хәзер температура кискен үзгәреп тору сәбәпле, боз бик ватылучан булуын искәртә, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз