Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    АГУЛЫ БАЛТЫРГАННЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?

    Россиядә Сосновский балтырганына каршы көрәшүдә яңа алым булдырылды. Агулы чүп үләнен юкка чыгаруда мискантус үсемлеге ярдәм итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия экологик сәясәт һәм мәдәният үзәгенең идарә рәисе Михаил Буденковка сылтама белән хәбәр итә.


    https://www.google.com

    Тула өлкәсендә әлеге чүп үләненә каршы көрәшү буенча эксперименталь мәйданчыклар булдырылачак. Белгеч әйтүенчә, мискантус балтырганны нык үсеш алган тамыр системасы ярдәмендә кысрыклап чыгара алачак. Әлеге алым гербицидлар куллануга караганда күпкә нәтиҗәлерәк булыр дип көтелә.

    «Без балтырганга каршы көрәшү буенча мискантус үсемлеген куллануга бәйле проект гамәлгә ашыра башлыйбыз. Бу – күпьеллык, талымсыз үсемлек, аны тагын кытай камышы дип тә атыйлар, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге әлеге үсемлекне безнең климатка җайлаштырды. Мискантус үзенең тамыр системасы хисабына балтырганның тамыр системасын кысрыклап чыгара, бу гербицидлар куллануга караганда нәтиҗәлерәк алым», - дип уртаклашты ул үз планнары белән.

    Буденков сүзләренчә, агулы чүп үләне белән көрәшү өчен күпьеллык үсемлекне, мисал өчен, балтырган киң таралган авыл хуҗалыгы җирләрендә зур мәйданнарда кулланырга мөмкин. Әлеге алым бу территорияләрне авыл хуҗалыгы әйләнешенә кире кайтарырга ярдәм итәчәк.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ