Логотип Идель
Эксклюзив

АКЧАДАГЫ КОРОНАВИРУСТАН НИЧЕК КОТЫЛЫРГА?

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы кәгазь һәм тимер акчада күпмедер вакыт сакланырга мөмкин, әмма аны бетерүе бик җиңел.

Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы кәгазь һәм тимер акчада күпмедер вакыт сакланырга мөмкин, әмма аны бетерүе бик җиңел. Бонистлар берлеге эксперты Роман Леонов шулай дип белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Леонов билгеләп үткәнчә, акчага сәнәгать масштабларында дезинфекция ясыйлар. «Белүемчә, Кытайда юаньне үзләрендәге Үзәк банкның ниндидер базаларында зарарсызландыралар. Бездә дә нәкъ шуның белән шөгыльләнәләр», - дип ачыклык кертте ул.

Белгеч сүзләренчә, купюралар 25 көн тирәсе саклагычта ята. Вирусологларның мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә коронавирус һәлак була.

Акчаны өй шартларында зарарсызландыру өчен медицина спирты, пульверизатор һәм вакыт кирәк. «Әгәр кеше чир йоктырудан курка икән, ул акчага спирт сиптерә ала. Спирт кипкәнче, акча ун минут ятарга тиеш. Шулай эшләсәң, аларда бернинди микроб, бактерия һәм вирус та калмаячак», - дип киңәш итте Бонистлар берлеге эксперты.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев