"Акыл фабрикасы": Мәдәният һәм яшьләр аерым юл белән бара
12 - 14 ноябрь ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" узды. "Ачык университет" платформасы – заманча белем бирү ресурсы, тел белеме, IT, PR, төбәкләр өйрәнү, мәгариф белгечләре белән очрашу урыны.
12 - 14 ноябрь ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" узды. Ябылу тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова катнашты.
Өч көн дәвамында катнашучылар экспертлардан лекцияләр тыңлады, һөнәри остаханәләрдә белем алды, дискуссияләрдә һәм воркшопларда катнашты, кейслар чиште. Акыл фабрикасы дүрт юнәлешне үз эченә алган иде: IT, Заманча мәгариф, Этномәдәни проектларны үстерү һәм маркетинг, Мәдәният & Урбанистика.
"Ачык университет" платформасы – заманча белем бирү ресурсы, тел белеме, IT, PR, төбәкләр өйрәнү, мәгариф белгечләре белән очрашу урыны. Өч көнлек форум барышында тыңлаучылар каршында эшмәкәрләр, проект җитәкчеләре, блогерлар, маркетологлар, ТР Фәннәр академиясенең семиотика институты, Талантлар университеты, КАИ, Цифрлы трансформацияләр үзәге, төбәк инновацияле проектлар фонды хезмәткәрләре, шулай ук республиканың яшьләр министры һәм цифрлаштыру министры чыгыш ясады.
"Ачык университет" мәктәп укучылары һәм студентлар өчен лекцияләрнең киңәйтелгән тупланмасын тәкъдим итә.
Өч көн – өч локациядә үтте:
12 ноябрь – "Ак Барс" банк лекторие
13 ноябрь – Милли китапханә
14 ноябрь – "Смена" заманча мәдәният үзәге
Беренче көн (12 ноябрь 2021, "Ак Барс" банк лекторие):
IT. Лекцияләр циклы дәвамында экспертлар татар IT-кластерлары, ясалма фәһем, СберКласс платформасына татар телен өстәү кейсы белән уртаклаштылар.
Татарча ясалма фәһем турындагы хыялларны тормышка ашыру турында Татарстан Фәннәр академиясенең Семиотика институты вәкилләре Җәүдәт Сөләйманов һәм Ринат Гыйльмуллин сөйләде.
Ачык Университет координаторы Райнур Хәсәнов татарча IT-проектлар юлкүрсәткечен тәкъдим итте.
Татар теле һәм мәдәниятенең интернеттагы халәте турындагы дискуссиядә URBANTATAR радиосы авторы Илһам Шәрипов, ТР Фәннәр академиясенең Семиотика институты мөдире Ринат Гыйльмуллин, Иннополис университеты аспиранты Альбина Хөсәенова, КАИ үсеш һәм цифрлы трансформация проректоры Айрат Хәсәнов, ТР цифрлы трансформация үзәгенең проектлар һәм цифрлаштыру продуктлары җитәкчесе Булат Габдрахманов, АИРР төбәк инновацияле проектлар фонды җитәкчесе Динар Насыйров катнашты.
Икенче көн (13 ноябрь 2021, Милли китапханә):
"ЭТНОМӘДӘНИ ПРОЕКТЛАРНЫ ҮСТЕРҮ ҺӘМ МАРКЕТИНГ" – социаль челтәрләр белән эшләү, икетелле аудитория белән коммуникация булдыру үзенчәлекләре турында лекцияләр, заманча проектларның маркетинг стратегияләре. Форумда катнашучылар Fragency SMM-агентлыгына нигез салучы Регина Фасхеева; Creeptone Media нигез салучыларының берсе, арт-менеджер Айгөл Дәүләтшина; "Нур" фестиваленең PR, SMM и маркетинг җитәкчесе, "Кайтам" проектының баш мөхәрире Альбина Закируллина; "Әлиф" иҗат төркеме администраторы Алена Батуллина, "Тәртип" радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон, "Ялкын" журналының веб-редакторы Гүзәл Закирова, блогер Ләйлә Лерон, Милли китапханә мөдире урынбасары Тәбрис Яруллин һәм "Че гуглит татар кызы" каналы авторы Динара Зиннатова белән татар проектларын таныту турындагы дискуссиядә фикер алышты.
"МӘГАРИФ" – бердәм дәүләт имтиханы, фән белән шөгыльләнү, чит ил уку йортларына керү, эш эзләү һәм резюме төзүгә багышланган махсус дискуссияләр һәм остаханәләр циклы.
"XXI гасырда югары белем кирәкме?" дискуссиясендә катнашырга Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Талантлар университетының башкарма мөдире Айдар Акмалов, Казан мәгариф идарәсенең аналитика бүлеге эксперты, "Җанлы китап" проекты авторы Алия Салихҗанова, "Ачык Университет" проекты кураторы Зөһрә Вилданова, Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты, "Бала-Сити" белем бирү оешмасының мөдире Альбина Насыйрова килде.
Өченче көн (14 ноябрь 2021, "Смена"):
"МӘДӘНИЯТ & УРБАНИСТИКА". Форум йомгакланыр алдыннан катнашучылар өчен Пеләтән һәм Яңа бистә буйлап экскурсия уздырылды. Шәһәр мохитен яңача төшенүгә багышланган воркшоп барышында проектларны тәкъдим итү үрнәкләре күрсәтелде; катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, музей, ресторан, экскурсия һәм чара темаларына эшләр башкарды. Форумның әлеге бүлегендә Казанның үзенчәлекләре моделе, Чәкчәк музее, ZYAB.PROJECT һәм Екатеринбур каласының татар бистәсе проекты тәкъдим ителде.
Зөһрә Вилданова бөтендөнья яшьләр форумының җаваплы сәркәтибе , Ачык университет проекты кураторы:
"Акыл фабрикасы - ул Ачык университет кысаларында эшләнгән форум. Үзебезнең командада булган яшьләрнең идеяләрен туплап эшләнгән программа . Анда хәзерге яшьләргә актуаль булган темаларны алдык. Без катнашучыларны районнардан чакырдык, музей белән эшләүчеләрне, китапханә, мәдәният йорты, яшьләр үзәкләре,чөнки әлеге объектлар ничектер аерым, ә кешеләр һәм яшьләр үзенә аерым бара “.
Катнашучылар саны 1000нән артты, алар Төркия, Кытай, Россиянең төрле төбәкләре һәм Татарстан районнарыннан онлайн һәм офлайн форматта кушылдылар
Чаралар ике телдә узды. Форумда белем алучыларга "Ачык университет" сертификатлары тапшырылды.
Айнур Нәбияров
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев