-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
«Аңламассың сезне!..» (мәзәкләр)
Кунак чакыргач кына күлмәгегездә тап барлыгын сиздегезме? Борчылмагыз! Бу – төзәтмәслек хәл түгел. Мәсәлән, көнбагыш мае табын бензин ярдәмендә бик җиңел бетереп була. Бензин табын селте (щелочь) ала. Серкә эссенциясе селтенең эзен дә калдырмый. Серкә эссенциясе калдырган тапны көнбагыш мае юк итә. Ә көнбагыш мае табыннан ничек котылырга икәнен сез бик яхшы беләсез инде.
– Син минем туйга киләсеңме?
– Кайчан?
– Бу җомгада.
– Кемгә өйләнәсең соң?
– Сиңа.
– Алайса, киләм.
***
Ике хатын-кыз кибеттә бәрелешә. Берсе, көмәнлесе, кисәтү ясый:
– Сак булырга кирәк!
– Гафу итегез! Сез корсаклымы әллә? Ничәнче ай?
Ханым:
– Җиденче китте! – ди. Аннары, горур төстә: – Бишенче баламны йөртәм, – дип өсти.
Икенчесе:
– Һәм сез миңа сак булырга кирәк, дип әйтәсезме?!
***
– Бу юу чарасы белән мин бер тау савыт-сабаны ялт иттердем!
– Ә «Фейри» куллансаң, ике тапкыр күбрәк юа алыр идең!
– Ике тапкыр күбрәк юарга башыма тай типкәнме әллә минем?
***
– Кызым, бу егет ятим, өстәвенә, аксак та әле. Аңа кияүгә чыкма!
– Миңа чибәрләрнең-чибәре кирәк тә түгел...
– Юк, ул турыда әйтмим. Егетне кызган инде. Язмыш аңа карата болай да мәрхәмәтсез кыланган бит...
***
Хатын ире янына килә:
– Кадерлем, минем машина ватылды әле, карбюраторына су керде.
– Син машинада берәр нәрсә аңлыйм, димәкчеме? Карбюраторның нәрсә икәнен беләсеңме, һичьюгы? Машинаң кайда?
– Күл төбендә...
***
Егет танышырга теләп кыз янына килә:
– Гүзәлем, сез атка атланган шаһзадәнең килүен көткән идегезме?
– Йә...
– Менә, килеп җиттем!
– Шәп! Ә шаһзадә кайда?
***
АЗСка кот очарлык тизлектә ыжгырып бер машина килеп туктый. Йөртүчесе – хатын-кыз.
– Тулы бак! Тиз булыгыз!
– Хәзер, хәзер! Двигателегезне генә сүндерегез дә...
– Әллә кайчан сүндердем. Ә бу ни, инструктор шулай калтырый.
***
Казанда бер ир-аттан сорыйлар икән:
– Сезнеңчә, Бауман урамында чын динозавр очрату мөмкинлеге ничә процентка тигез?
– 0,000000000000001%!
Шул ук сорауны хатын-кызга бирәләр.
– 50%, – ди ул.
– Ничек алай?
– Йә очратам, йә юк...
Рүзәл Мөхәммәтшин
фото: pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз