Логотип Идель
Эксклюзив

АЛСУ ИСМӘГЫЙЛЕВАДАН МАРИНАДЛЫ САЛАТ РЕЦЕПТЫ

Дөрес туклануның кагыйдәләре күп, ләкин минем өчен иң мөһиме – авызга файдасыз ризык капмау. Организмга эләгәсе һәр йотым ризык файдалы булырга тиеш, дип саныйм. Гаиләбездә табынга ел әйләнәсе яшелчәләр кую шушы кагыйдәдән килеп чыккан гадәт.

Дөрес туклануның кагыйдәләре күп, ләкин минем өчен иң мөһиме – авызга файдасыз ризык капмау. Организмга эләгәсе һәр йотым ризык файдалы булырга тиеш, дип саныйм. Гаиләбездә табынга ел әйләнәсе яшелчәләр кую шушы кагыйдәдән килеп чыккан гадәт. 

Яшелчә ризыклары бигрәк тә капкалап алу өчен кирәк. Анысы бик куркыныч нәрсә, капкалап алыйм әле дисең дә, корсагыңа әле камыр ризыгы, әле колбаса, әле кәнфит-мазар тутырасың. Әгәр шунда яшелчәләр капкаласаң, күпме файда буласы да бит! Мин яшелчәләрне табынга эре итеп кисеп куям. Вак-вак турап салат ясауны өнәмим, андый салатны ашарга да яратмыйм. Ризыкны башта тешләргә, аннары чәйнәргә кирәк, бары шул очракта гына ул табигый рәвештә эшкәртелә. Кабуга йотып җибәрсәң, ашказаның аны кабул итәргә әзер булмаска да мөмкин ич. Тешләп ашау тешләрне дә ныгыта, алар өчен тренировка сыман килеп чыга, моны табиблар да раслый. Балаларыма да: кабуга йота торган ризыкны әби-бабай булып, тешсез калгач, ашарсыз, дим. 


Сезгә маринадлы салат ясап карарга киңәш итәм. Игътибар итегез: мин аш серкәсе кулланмыйм. Аш серкәсен өйдә тотмыйм да – зыянлы ул. Иң яратып куллана торганы – алма серкәсе. Аннан соң йөзем серкәсе һәм бәлзәм серкәсе. Алар үзләре үк витамин чыганагы, ә яшелчәләр белән кушылгач, бөтенләй витамин бомбасы була инде. Бу юлы салатны йөзем серкәсе белән әзерләдем. Ул бер төн эчендә әзер була. Суыткычта ике атна сакларга мөмкин. Ләкин бездә ике атнага калмый, ә дигәнче ашалып та бетә. Салатка теләсә нинди яшелчәләр салырга мөмкин. Бакчагызда ни үсә – рәхәтләнеп кулланыгыз! 

Кирәк: ярты кәбестә, ике чи чөгендер, ике-өч кишер, өч-дүрт тырнак сарымсак, татлы борыч,  яшел үләннәр.


Әзерләү: яшелчәләрне эре итеп турыйбыз, катлы-катлы итеп банкага я чиләккә тезәбез. 


Маринад: бер литр кайнап торган суга ике-өч аш кашыгы тоз, шуның кадәр шикәр комы, ярты стакан сыек май, ярты стакан йөзем серкәсе салабыз, кайнатып чыгарабыз һәм кайнар килеш яшелчәләр өстенә коябыз. Өстенә авыр әйберләр куябыз да, суынгач, суыткычка алып куябыз. Төн эчендә салат әзер була.  

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев