-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
"АЛТЫН БАРС" ПРЕМИЯЛӘРЕН ТАПШЫРУ ТАНТАНАСЫ КИЛӘСЕ ЕЛГА КҮЧЕРЕЛӘ
«Барс Медиа» компаниясе җитәкчесе Динә Гәрәева инстаграм битендә «Татар җыры» фестивале быел үткәрелмәчәген хәбәр итте.
Дуслар, коронавирус белән бәйле вәзгыятьне истә тотып, ел саен декабрь аенда уздырылучы "Алтын Барс" премияләрен тапшыру тантанасын киләсе елга күчерергә карар кылдык.
Фестивальнең гала-концерты 2021 нче елның 18 декабрендә, элегрәк игълан ителгән мәйдан - «Казань Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында узачак.
Безнең компания тарихында беренче тапкыр, киләсе елда «Татар җыры» тантанасы берьюлы ике ел – 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча узачак.
Зур эш башкарылган иде инде, ләкин без тамашачылар, артистлар һәм төрле шәһәрләрдән җыелган оештыручылар командасының сәламәтлеген куркыныч астына куя алмыйбыз. Әйе, безгә барысын да баштан башларга туры киләчәк - концепсияне үзгәртергә,декорация, костюмнарны яңартырга. Ләкин ул тантана да грандиоз һәм онытылмаслык булачагына ышандыра алам! - диелә хәбәрдә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз