-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2
Себер сазлыкларындагы татар авыллары санала
Җанисәп рәсми рәвештә 2021 елның 1 апреленнән генә башланса да, илнең кайбер төбәкләрендә ул 2020нең октябреннән бирле бара. Шундый төбәкләр арасында Себернең татар авыллары да бар. Җанисәпнең рәсми сайты www.strana2020.ru үрнәк итеп китергән татар исәпчесе үз участогын инде ике тапкыр йөреп чыккан!
Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Барып җитүе кыен булган территорияләрдә җанисәп алданрак башланды һәм инде бөтен куәтенә дәвам итә. Тубыл районында, мәсәлән, сазлыклар аркасында юллар юк. Гөлсинә ханым баштарак участогына снегоходта барып җиткән, кышкы юллар төшүгә – уазикта. Башта, әлбәттә, тракторның юлны көрәгәнен көтәргә кирәк, чөнки шунсыз үтү мөмкин түгел. Гөлсинә Кәбирова әйтүенчә, машинада йөрер өчен ким дигәндә 8 градус суык кирәк, иң яхшысы – 20дән түбәнрәк температура, шул чакта юл да ышанычлы була.
Төмән өлкәсендә вакытыннан алда үткәрелә торган җанисәптә электрон планшетлар беренче тапкыр кулланыла башлаган. «Планшет хәтерендә төбәк картасы бар, һәр йорт күренеп тора. Башта картага карыйм, аннары тәртип буенча йортларга керәм», - дип сөйли Гөлсинә ханым. Программа кайбер нәрсәләрне үзе «әйтеп» тора, мәсәлән, кемне дә булса ике тапкыр исәпкә алырга юл куймый.
Исәпче Гөлсинә Кәбирова үз участогын инде ике тапкыр йөреп чыккан. «Күптән түгел халык кышлыкка мүк җиләген әзерләде, шактый кеше аны сатарга киткән иде, ә исәпкә бөтенсен дә алырга кирәк», - ди Гөлсинә ханым.
Бу як халкы табигать биргән байлыкларны җыеп, сатып, ауга йөреп, балык тотып көн күрә. Гаилә башлыклары еш кына вахта ысулы белән эшли.
Изәмәттә 36 йорт бар, Ачирада – 76. Һәрберсендә исәпчене дустанә каршы алганнар.
Фоточыганак: Медиаофис strana2020.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз