-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3
Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
Випин чебие
Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенә әзерлекнең күңелле моментлары да бар. Җанисәпнең рәсми сайты, мәсәлән, балалар өчен берничә конкурс үткәрде. Хәзерге вакытта да иҗади конкурс бара. Конкурс шарты гади: дәүләт әһәмиятенә ия вакыйганы – җанисәпне – ничек күз алдына китергәнен бала рәсем белән “әйтеп” бирергә тиеш.
Бәйге ике 7-9 һәм 10-12 яшьлек балалар арасында аерым уздырыла. Һәрбер яшь категориясендәге икешәр җиңүчегә 25әр мең сумлык акчалата бүләк биреләчәк. Оештыручылар рәсем техникасын һәм балалар фантазиясен чикләми: карандаш, фломастер, буяу белән сурәтләргә мөмкин. Төп шарт: рәсемнәрдә җанисәп-2021нең рәсми логотипларыннан икесенең берсе (алар сайтта бар) яки талисманы – Випин чебие дә булырга тиеш! Бердән алып өчкә хәтле рәсем була ала. Аларны фотога төшереп, баланың үзенең яки әти-әнисенең, башка якыннарының инстаграм аккаунтына элеп куярга кирәк. Кагыйдә буенча, рәсем авторы конкурста берәр тәхәллүс белән катнаша.
Рәсемнәр @strana2020 актив сылтамасы астында #ярисуюперепись хэштегы белән урнаштырыла. Аннары www.strana2020.ru сайтында теркәлеп, катнашучылар өчен форманы тутырырга, сылтаманы күрсәтергә кирәк. Билгеле, бөтен бала да моны мөстәкыйль башкара алмас. Өлкәннәр балаларга шундый мәртәбәле конкурста катнашып, бүләк отарга булышыгыз!
Кагыйдәләр белән тулырак итеп https://www.strana2020.ru/contest/drawing/vpn2020-drawing-contest-regulation-final-v2.pdf сылтамасы буенча таныша аласыз.
Конкурсның этаплары:
1. 2020 елның 16 ноябре – 2021 елның 1 марты – гаризалар бирү.
2. 2021 елның 3-15 марты – сайтта рәсемнәр өчен тавыш бирү.
3. 2021 елның 31 марты – җиңүчеләрне игълан итү.
Хөрмәтле милләттәшләр, бу конкурста активрак булыгыз! Безнең никадәр күпсанлы һәм бердәм икәнебезне бөтен ил күрсен әле!
Сораулагыгыз калса, оештыручылар белән элемтәгә керергә мөмкин: risunok@strana2020.ru.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз