-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Аномаль салкыннар сәбәбе
Русия Гидрометүзәгенең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд Русиянең Европа өлешендә көтелгән салкыннарның сәбәбен аңлатты.
Синоптик сүзләре буенча, антициклон (аның үзәге Скандинавия өстендә урнашкан) килү сәбәпле, һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Аның көнчыгыш перифериясе буйлап салкын һава массалары күчеп йөриячәк. Аеруча Ростов өлкәсендә һәм Краснодар краенда сизелерлек салкынайтачак, ди ул. Вильфанд фикеренчә, салкын һава торышы 4-5 көн торачак, соңыннан нормага кайта башлаячак.
Илнең азиат өлешендә киресенчә аномаль җылылар көтелә. Аның сәбәбе — үзәге Көнбатыш Себернең төньягы өстендә урнашкан циклон. Ул җылы һава массалары таратачак. Шулай ук җылы һава массалары Кытай, Монголия һәм Урта Азиядән киләчәк.
Татарстандагы һава торышы
20 апрельдә төнлә - болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы юк. Һава температурасы +1...Һава температурасы - көндез +3°C. Чагыштырмача дымлылык 80-82%. Җил төньяк-көнчыгыштан исә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз