Логотип Идель
Эксклюзив

Анталья һәм Гоадан кайткан кешеләрнең тест нәтиҗәләре билгеле

Анталья һәм Гоадан кайткан русиялеләрнең коронавируска тест нәтиҗәләре билгеле. Алар...

Анталья һәм Гоадан кайткан русиялеләрнең коронавируска тест нәтиҗәсе -  тискәре булып чыкты. 

Казанга өч борт белән туристларны Бангкок, Анталья һәм Гоадан алып килгәннәр иде. Килгән туристларның бер өлешен Казанда "Ливадия" шифаханәсе базасында оештырылган обсерваторда урнаштырганнар, тагын бер өлешен Яшел Үзән районындагы "Васильево" шифаханәсенә урнаштырганнар. Казанга Бангкоктан килгән туристларның коронавирус ачыкланмаган.

„Васильевский“ санаториена күчерелгән барлык кешеләр (Төркия һәм Һиндстаннан бортлар пассажирлары) медицина тикшерүе уздылар. COVID-19 га анализларның беренче нәтиҗәләре барысының да тискәре", - ди бу хакта  ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Килүчеләрнең барысы да медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында, анализларны контроль алганчы ике атна дәвамында карантинда булачаклар.

Бу атнада Казанга чит илләрдән россиялеләр белән тагын самолет кайтачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев