Логотип Идель
Эксклюзив

АРТИСТЛАР ЙОЛДЫЗНАМӘГӘ ЫШАНАМЫ?

Җырчыларыбыз йолдызнамәләрне күзәтеп барамы соң?

Резедә Төхфәтуллина (җырчы)

Мин Игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын. Игезәкләрне ике йөзле, шундый-шундый диләр. Күбрәк начар яклары турында ишетәм. Белмим инде, үземне ике йөзле димәс идем. Ә гомүмән алганда, йолдызнамәгә ышанмыйм. Карап, күзәтеп бармыйм. Миңа калса, ул шундый фәлсәфи һәм психологик яктан уйлап чыгарылган әйбер. Кеше бу дөньяда рәхәт һәм киресенчә начар булганда, алдагы тормышын белергә тели һәм әллә нәрсәләр уйлап чыгара башлый. Берәү дә үткәнен уйламый бит, киләчәкне белергә тели. Миңа калса, йолдызнамә кешене кызыктыру ягыннан уйлап чыгарылган.

Ләйсән Гимаева (җырчы)

Мин - Кучкар. Йолдызнамәгә ышанмыйм. Күзәтеп барырга вакытым да юк. Мин аның белән кызыксынмыйм дисәм дөресрәк булыр.

Лилия Муллагалиева (җырчы)

Үлчәү билгесе астында тудым. Йолдызнамәгә 50 гә 50 ышанам. Туры килгән, дөрес булган очраклар күп. Күпләр кебек иртә тору белән укымыйм инде, иртәгә нәрсә булыр икән дип тә аптырап йөрмим, күзгә очраса гына карыйм. Төрлечә була инде. Минем әни андый әйберләргә бик ышана инде. Ул шалтыратып болай була, тегеләй була дип әйтергә мөмкин. Мине әни андый яктан кисәтеп тора.

Люция Мусина (җырчы)

Мин Арыслан билгесе астында туган. Мин барлык арысланнарга да туры килгән йолдызнамәгә ышанмыйм. Ә аерым ясалган, кешенең узенә генә туры килә торган йолдызнәмә фаразына колак салам. Чөнки hәр кешенең йолдызнәмәсендә үзенә генә хас булган характеры бар . Ул индивидуаль булган гороскопта гына куренә.

Гөлназ Шәрипҗанова (җырчы)

Мин - Кучкар. Елан елында туганмын. Шушы ике билге үземә төгәл туры килә. Усал, кырыс, кирәк вакытта хәйләкәр дә була беләм. Шул ук вакытта мин бик җитди дә. Йолдызнамә укыйм. Шулай-болай була икән бүген дип уйлап куям, ләкин 5 минуттан онытам. Башымда йолдызнамә тормый, дип әйтәсем килә. Анда язылганнар туры килә дигән сүз түгел, ул кешенең үзеннән тора. Шуңа күрә интернеттан алынган йолдызнмәләргә ышанырга кирәкми!

Зөлфия Шакирова (җырчы)

Мин Игезәкләр йолдызлыгы астында туганмын. Элек без яшь чакта андый йолдызнәмә дигән нәрсәләр бөтенләй юк иде. Хәзер генә килеп чыкты бит ул. Гомумән, без мөселман кешесе юлга чыксак та, эш башласак та әти-әни фатихасын алып, Аллага тапшырып чыгып китәбез. Ул йолдызнамәнең бер туры килгәне юк. Кызык өчен генә караганым бар - анда гел шул бертөрлене генә язалар. Гел кабатлау. Аны бит махсус белгечләр язып утырмый, каяндыр китаплардан, йә булмаса интернеттан алып язалар. Элеккеге китаплар белән килешәм. Игезәкләргә бик куп нәрсәләр туры килә. Телевизорлардан көндәлек язылганнары белән килешмим. Андый белгечләр, астрологлар юк хәзер бездә.


 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев