Яңалык/Эксклюзив
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче ир-ат үлгән
Язмышыңа язылган булса, берни эшләтә алмыйсың икән ул. Бүген tatar-inform.tatar бер ир-атның үлеме турында хәбәр итте. Әлеге хәл Казан янында Яңа Салмачы бистәсе кибетләренең берсендә була.
Өлкән яшьтәге ир-атның хәле начарлануы сәбәпле, аңа тиз рәвештә ашыгыч ярдәм чакырталар. Ләкин соңыннан ярдәм дөрес адрес буенча чакыртылмаганы мәгълүм була. Чакыру 19.10 ашыгыч ярдәм бригадасына килүгә, Көек Битәсе адресы буенча кибет булмаганы ачыклана. Бары тик бер сәгатьтән соң гына хезмәткәрләр тиешле урынга килеп җитәләр. Ул вакытта инде ирнең гомерен саклап калу мөмкин булмый.
Шуңа күрә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртканда адресны дөрес әйтсәк һәм мондый ситуацияләргә җитди карасак иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз