Логотип Идель
Эксклюзив

Ашыкты әти кеше, яки бер көрәш кыйссасы

Соңгы вакытта халык арасында таралып баручы “бетерделәр татар көрәшен “ дигән гыйбарәгә тагын килеп тертелдек чираттагы ярышыбызда.

Югарыдагылар, татар милли көрәшен камииләштерәбез дип тырышканда, җанатарларыбыз белән хөкемдарлар арасында әледән-әле ызгышлар килеп чыгып кына тора. “Чыннан да, җанатарларыбыз гына түгел, әле хәтта үзебез дә кайбер моментларны күздән ычкындырабыз. Әллә нинди буталчыклар килеп чыга”, - ди Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гөбәйдуллин.

Инде районыбызны гына түгел, Татарстаныбызны да чит илләрдә дә үзенең Россия, дөнья чемпионнары бертуган Хәйретдиновлар белән таныткан шәхесебез дә яңа кагыйдәләргә бераз шикләнебрәк карагач, нәрсә дип тә уйларга белмәссен инде. Ызгыш димәктән, беренче тапкыр улының көрәшен карарга килгән әти кеше, яңа көрәш кагыйдәләрен аңламаган килеш, хөкемдарларга “кара тавыш” чыгарып, улын ярышлардан алып кайтып китте. Шулай итеп, ул өметле бер яшь көрәшчебезне үзе дә аңламастан, шундый матур турнирда җиңүдән мәхрүм итте. Икенче әйләнештә җиңелсә дә, өченче әйләнештә “так” калган егетебезгә финалга чыгу мөмкинлеге туган иде. Нишлисен бит, ашыкты әти кеше. Менә нинди “тәрбия” бирәбез балаларга. 

Ярыш саен башка бер уй-фикер килә хәзер. Әнә бит, азнакайлылар элеккеге гореф-гадәтләргә тугры калып, көрәшне үзләренчә – элеккегечә уздырганнар. Әллә инде минем уйларымны укып утырган диярсез, “егетләр, әллә ярышларны борынгыча уздырып карыйбыз мәллә”, - дип әйтеп куйды Балтачтагы чираттагы ярышларның төп иганәчесе – “Труд” җәмгыяте директоры Рәшит Хадиев та.

Ни булса да, шатлыгы эченә сыймады Рәшит Хафизовичның бу көнне. “Менә бит, елдан-ел күбрәк көрәшче җыя турнирыбыз. Аларның көрәшен карап утыру – үзе бер рәхәт. Көрәшеп тә карый үзләре, малай”, - дип, соклануын яшермәде ул. Аеруча, Бөрбаштан килгән Әдел Морадыймовның көрәше күпләр өчен зур тамаша булды. Бар көндәшеннән бер “башка” кечкенә булган, “орчык” кадәрле малаебыз үҗәтлеге белән тартыша-тартыша, тәки призга чыкты бит. Аның һәр чыгышы көчле авазларга күмелеп торды. Чыннан да, республика ярышын хәтерләтте турнирыбыз.

Районыбызның 14 мәктәбеннән, күрше Киров өлкәсенең Малмыж, Нократ Аланы районнарыннан килгән 87 көрәшче бил алышты бу көнне. Кызу барды көрәш. Ике җиңелүгә кадәр дип сөйләшкән ярышыбызның вакытын 3 минутка калдырмасак, әле кара төнгә кадәр көрәшергә туры килә иде. Бүләкләргә дә бай булды бәйге. Иганәчебез 1-3 урыннарны акчалата бүләкләү өстенә, бик күп малайларыбызга кунакларның махсус бүләкләре дә тапшырылды. Үзе көрәшче булган, Чепьяда туып-ускән Рушан Зарипов 4 бүләк, Сәрдектән Нургаян Йосыпов 2 бүләк, Балтачтан Фагыйль Шәфигуллин 1 бүләк алып килгәннәр иде. Мондый муллыкта ничек көрәшмисен инде.

Аннан ачылу-ябылу тантанасы да малайларның күңелендә озак сакланыр, минемчә. Соңгы вакытта, сәламәтлеге какшау сәбәпле, берничә ярышта катнаша алмый калган, РСФСРның спорт остасы, көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевны ярышта күрү, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фидаиль Гайнетдинов, данлыклы көрәшчеләр – бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновларның килүе /Ринат ярышларның баш хөкемдары да булды. Н.С./ көчле алкышларга күмелде.

Команда беренчелегенең дә нәтиҗәләре күпләр уйлаганча булмады. Беренче урынны келәм хуҗалары – чепьялылар яуласа, шундый очко белән икенче урынга Бөрбаш командасы, өченчегә Арбор көрәшчеләре лаек булды. Менә бит, Бөрбашның да әкренләп даны кире кайта башлады. Гомумән, Илшат Корбанов егетләр белән шөгыльләнә башлагач, хәлләр унай якка үзгәрде Бөрбашта. Шулай гына була күрсен инде.

Инде батырларыбыз белән танышыйк. 

28 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: 1.Әнис Газизуллин/Балтач/ 2.Әхәт Әскәров/Арбор/ 3.Әдел Морадыймов/Бөрбаш/. 
32 кг. да-1.Ислам Йосыпов/Чепья/ 2.Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/ 3.Айнур Рәхимов/Чепья/.
36 кг.да- 1.Ильяс Йосыпов/Чепья/ 2.Җәлил Зиннәтуллин/Смәел/ 3.Ислам Нәбиев/Яңгул/. 
40 кг.да- 1.Газинур Гарипов/Смәел/ 2.Ислам Бурашов/Нөнәгәр/ 3.Алмаз Галимуллин/Балтач/ 
43 кг.да- 1.Рәмзис Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 3.Аяз Хәйретдинов/Балтач/ 
46 кг.да- 1.Әлфис Галимов/Бөрбаш/ 2.Рүзәл Гайфетдинов/Пыңмара/ 3.Алмаз Шиһабетдинов/Нөнәгәр/ 
50 кг.да-1.Никита Чернов/Чепья/ 2.Сабир Асейнов/Бөрбаш/ 3.Әлфис Корбанов/гимназия/. 
55 кг.да-1.Рәнис Зарипов/гимназия/ 2.Булат Яруллин/Яңгул/3.Константин Манашев/Кече Лызи/ 
60 кг.да- 1.Хәсән Әсхәдуллин/Яңгул/ 2.Ислам Гарифуллин/гимназия/ 3.Артур Муллагалиев/Чепья/ 
65 кг.да- 1.Альберт Фомин/Чепья/ 2.Асаф Вәлиев/Бөрбаш/ №.Илһам Хәйруллин/Норма/. 
70 кг.да- 1.Тәлгат Латыйпов/Салавыч/ 2.Кәрим Низамов/Арбор/ 3.Никита Закиров/Кече Лызи/. 
75 һәм 75 килограммнан югары үлчәү авырлыкларында берәр генә көрәшче булды. Алар-Бөрбаштан Инсаф Хәйруллин һәм Чепьядан Алексей Никитин. 

Нурзада Сәмигуллин. Балтач.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X