Эксклюзив
ҺАВА ТОРЫШЫ. 31 АВГУСТ ҺӘМ 1 СЕНТЯБРЬ
Төнлә һава температурасы +10.+15, ә көндез +24.+29 градуска кадәр күтәреләчәк...
31 августта Татарстанда иртән бераз яңгыр яварга, кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10.+15, ә көндез +24.+29 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Гидрометеорология идарәсе.
1 сентябрь — Белем көнендә явым-төшемнәр көтелми. Көндез һава температурасы +26.+31 градусны тәшкил итәчәк. 2 сентябрьдә көндез урыны белән яңгырлар яварга мөмкин. Көндез +16..+21, ә көньяк-көнчыгыш районнарда +25 градуска кадәр җылы булачак.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев