Логотип Идель
Эксклюзив

ҺАВА ТОРЫШЫ ТУРЫНДА: КАРЛЫ ЯҢГЫР, КӨЧЛЕ ҖИЛ, БОЛЫТЛЫ ҺАВА...

Бу атна башында безне нинди һава торышы көтә соң?

Бу атна башында безне нинди һава торышы көтә соң? Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге синоптиклары фаразлавынча, бүген, 19 октябрьдә, карлы яңгыр явачак.

Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, бераз яңгыр явачак. Һава температурасы +10 һәм иртән + 6 градуска кадәр булачак. Шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында төнге температура нибары +3 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 20 октябрьдә, аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар һәм җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Чәршәмбе көнне болытлы булачак һәм карлы яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә -3 градуска кадәр, көндез максимум +5 булачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев