-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Алла сакласын! Бер авария - җиде мәет... Мәрхүмнәрнең шәхесләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый.
-
«Евровидение» дә Россия данын Manizha яклаячак Manizha өчен тамашачыларның 39,7%ы тавыш биргән.
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН...
ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 24 гыйнварда Чаллы-Сарман юлында булган. Беренчел мәгълүмат буенча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта» машинасындагы 4 айлык бала һәм аның әти-әнисе зыян күргән. Бәрелү вакытында ана баланы кулында тоткан булган. Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән. Юлларда вәзгыятьнең катлаулануыннан чыгып, 26 гыйнвардан республикада “Бала – төп пассажир” оператив-профилактика чарасы игълан ителә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз