Логотип Идель
Эксклюзив

Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр

Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.

Красноярск өлкәсенең клиник хастаханәсе табиблары авариядә имгәнгән яшь хатынның йөзен төзәтеп кую ысулын тапкан. Бу хакта медицина оешмасының сайты хәбәр итә.

Авария Яңа ел алдыннан була. Бу хатынны санитария авиациясе ярдәмендә өлкә хастаханәсенә китерләр, ул комада була. Пациент үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратында ята, аның баш миенә дә зыян килгән, башындагы сөякләре, шул исәптән битендә дә, сынып беткән. Шулай ук хатынның теле һәм аскы казналыгы өзелгән.

Хирурглар хатынга трахеостома куеп, сулыш алуын көйли, битендәге сөякләрен җыялар, кан тамырларын һәм нервларын тоташтырып, телен тегеп куялар, авыз куышлыгын кабат ясыйлар. Операция биш сәгать чамасы дәвам итә.

«Хирург Ольга Бобкова хатынның йөзен кабат ясады дияргә була. Ул өзелгән тукымаларны җыеп кую җаен тапкан. Аңа ординатор Ольга Когутя ярдәм итте», диелә бу хәбәрдә.

Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.

чыганак: Интертат

фото: чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев