Эксклюзив
Авариядән соң машиналардан тимер өеме генә кала һәм... ике мәет
Әлегә төгәлрәк мәгълүматны һәм фаҗига сәбәпләрен ачыклау эшләре бара...
10 февральдә кичке алтылар тирәсендә Башкорстанның Бәләбәй районында коточкыч авария була. Бәләбәй-Николаевка-Туймазы-Бакалы юлының унынчы километрында авария нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Юлдан бер юнәлештә бара торган «Нива» һәм «Митсубиши Паджеро» бәрелешә һәм икесе дә тимер өеменә әверелә.
«Нива» йөртүчесе һәм пассажиры бик каты имгәнә, алар хастаханәдә үлде, дип хәбәр итә Башкорстан буенча ЮХИДИ.
Әлегә төгәлрәк мәгълүматны һәм фаҗига сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, дип яза Интертат
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев