Логотип Идель
Эксклюзив

Айдар Тимербаев: “Аллаһым, рәхмәт, сакладың, моннан соң да сакла”

Айдар Тимербаев "Ирек мәйданы" газетасына юлда йөргәндәге куркыныч хәлләр турында сөйләгән.

— Һәр юлчы хәвеф-хәтәрсез йөрсен дип теләр идем, чөнки юл — бик хәтәр урын. Үзем дә берничә тапкыр фаҗигагә юлыга яздым. Кыш башы, авылдан Казанга китеп барам, караңгы төшкән иде. Каршы як полосадан берәү кисәк каршыма килеп чыкты, юл читенә чыгып китүдән башка чарам калмады. Ничек дамба биек булмаган! Аллаһ саклады, дидем. Машинага да, үземә дә берни булмады. Ә теге йөртүче хәтта туктамады да. Әгәр читкә чыкмасам, маңгайга-маңгай бәрелешә идек.

Йөртүчеләрдәге иң җенем сөймәгән нәрсә: каршы яктан машина юклыгына инанмыйча, автомобильне узарга чыгулары. Менә шундыйлар аркасында бер гаебе булмаган, кагыйдә бозмаган кеше һәм аның пассажирлары зыян күрергә, хәтта үләргә дә мөмкин.

Тагын бер хәл булды: бозлавыклы юлда машинамны боргалый башлады. Биек дамбадан ипләп кенә арты белән төште дә утырды машина. Монысы да Аллаһның рәхмәте. Шушы ике урыннан үткән саен: “Аллаһым, рәхмәт, сакладың, моннан соң да сакла”, — дип дога укып китәм. Машинада тәсбих, догалы кечкенә мендәрчек йөртәм.

Чыганак: Ирек мәйданы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев