-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан?
Айваз Садыровның әти булганын хәбәр иткән идек. Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
«Кызыбызга Газизә дип исем куштык, дип язган Айваз инстаграм битендә. - Гарәп исеме. Мәгънәсе — бик кадерле, кыйммәтле, газиз, хөрмәтле, данлы, көчле, сирәк, бәһале, изге! Шушы исемне сайлавыбызның берничә сәбәбе бар.
Беренчедән, исем мәгънәсе ягыннан да, яңгырашы ягыннан да икебезгә дә ошый иде. Икенчедән, минем әтинең әбисе дә Газизә исемле булган.
Берничә исем арасында сайланганда сеңлем төш күргән: имеш, кечкенә кызым безнең өйдә утыра икән. «Кем соң син?» — дип сорагач, «Мин Газизә!» — дип җавап кайтарган сабый.
Балага исемне дә үзем кушасы килү теләге бар иде миндә. Шуңа күрә, өйгә кайткач, шартларын туры китереп, үзем башкарып чыктым әлеге йоланы, Аллага шөкер!» – дигән Айваз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз