Яңалык/Эксклюзив
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
АЗАТ АБИТОВКА НИ БУЛГАН?
Күпләргә мәгълүмдер: җырчы Азат Абитов элегрәк футбол белән шөгыльләнә иде, һәм, ни кызганыч, бу нәтиҗәсез калмаган. Ул чакта Азат аяк бәйләвечләренә (связки) зыян китергән, һәм, ничә ел узгач, аңа операция өстәленә ятарга туры килде.
- Операция әйбәт үтте, ләкин "Без уйлаганнан әз генә авыррак килеп чыкты", диде табиб. Минем связкаларны алыштырдылар һәм менискны алдылар,- ди Азат.
Сентябрь уртасыннан башлана торган туй концертларына кадәр аякка басам, дип тә өстәде ул. Әйдәгез аңа сәламәтлек телик!
Чыганак: www.instagram.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз