Логотип Идель
Эксклюзив

БАКЧА ҖИЛӘГЕННӘН КАЙНАТМА

Бакча җиләгеннән әзерләнгән кайнатманы кайсыбыз гына яратмый икән? Без дә сезгә гади рецепт тәкъдим итәргә булдык.

    Бакча җиләгеннән әзерләнгән кайнатманы кайсыбыз гына яратмый икән? Без дә сезгә гади рецепт тәкъдим итәргә булдык.

Ингредиентлар:

- 2 кг җиләк

- 1 кг шикәр

- 0,5 стакан су

Әзерләү тәртибе:

  1. Җиләк кайнатмасы өчен эре булмаган, ләкин өлгергән җиләк алыгыз. Яшел төбен алып ташлагыз, җиләкләрне агып торган су астында юыгыз һәм иләккә салып саркытыгыз.
  2. Аннары җиләкне кайнатачак савытка салыгыз.
  3. Башка савытта сиропны кайнатыгыз: 1 кг шикәргә 0,5 стакан су өстәп, уртача утта уайнатырга куегыз. Сиропны 5-7 минут кайнатыгыз, ул куе булсын, ләкин ак төскә кергәнче кайнатмагыз. Аны тикшерү бик гади, кашык белән бераз сироп алыгыз һәм агызып карагыз. Сироп сыек балны хәтерләтсә, ул әзер.
  4. Хәзер җиләк өстенә кайнар сироп агызыгыз, капкач белән каплагыз һәм суынганчы тотыгыз. Җиләк бу вакытта үзенең согын бирә һәм сироп сыеклана. Аннары суытылган җиләкне сөзәбез, суынган сиропны 5-7 минутка кайнатырга куябыз.
  5. Җиләк үз савытына салына һәм кайнатылган кайнар сиропны янә өстенә коябыз. Яңадан, җиләк тулысынча суынганын көтәбез һәм тагын бу процедураны кабатлыйбыз. Сиропның куе булуын телисез икән, күбрәк шикәр кушыгыз һәм озагырак кайнатыгыз.
  6. Мондый өченче процедурадан соң, без җиләкләрне стерильләштерелгән банкаларга салабыз һәм кайнап торган сироп коябыз. Тимер капкачлар белән ябып, одеялга төреп куябыз.
  7. Бу рәвешчә әзерләнгән җиләк кайнатмасы бик матур төсле һәм бик хуш исле булып кала. Кышын ул аеруча яхшы сизеләчәк.

Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев