"Бала - хокук даирәсендә" бәйгесенә нәтиҗә ясалды
Олыларның бер генә проблемасы да балалар күз яшенә тормый. Моны истә тотып, кечкенәләр хокукын яклауга республикабызда зур игътибар бирелә. Алай гына түгел, нәниләр һәм үсмерләр үз хокукын белеп торсын өчен зур мәгълүмати эш алып барыла.
Олыларның бер генә проблемасы да балалар күз яшенә тормый. Моны истә тотып, кечкенәләр хокукын яклауга республикабызда зур игътибар бирелә. Алай гына түгел, нәниләр һәм үсмерләр үз хокукын белеп торсын өчен зур мәгълүмати эш алып барыла. “Балалар – хокук даирәсендә” социаль видеороликлар бәйгесе аңлаешлы итеп, нарасыйлар очрашкан төп проблемаларны күрсәтергә, җәмгыятьнең бу юнәлештәге грамоталыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Бүген “Московский” мәдәният үзәгендә быелгы конкурс җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Конкурс беренче тапкыр 2014 елда оештырылган. 8 ел эчендә аның масштабы да киңәйгән, катнашучылар саны бермә-бер арткан. Быелгы бәйгегә, әйтик, 469 эш кабул ителгән, аларны булдыруда 1400 кеше катнашкан. Икенче этапка 301 эш үткәрелгән.
Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сүзләренчә, кабул ителгән эшләрнең 14 проценты балаларның әти-әниләре белән мөнәсәбәтенә бәйле, 10 проценты мәктәптә туган кыенлыклар, белән бәйле. Балалар әти-әниләре, укытучылар, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне дөрес төзү турында уйлана, аларның идеяләре роликларда чагылыш таба.
- Без роликлардагы идеяләрне үзебезгә теркәп куябыз һәм, шул исәптән, законннарга үзгәрешләр кертү өчен дә кулланабыз. Балалар кайчак без белмәгән мәсьәләләргә дә игътибарны юнәлтә, - ди Ирина Волынец.
Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитет әгъзасы Татьяна Ларионова билгеләп киткәнчә, конкурс балаларны битараф калдыра алмый торган мәсьәләләрне күтәрә. 2014 елда нәниләрне бер сораулар борчыган, бүген инде икенчеләре. Әмма балалар хокуклары белән бәйле проблемалар, кызганычка, әле дә бар. Елдан-ел алар саны кими барыр дип ышанасы килә, дигән теләк белдерде ул. Шул ук вакытта үз хокукларын яклаганда башка кешеләр хокуклары турында да онытмау мөһимлеге ассызыкланды.
Конкурска килгән иң яхшы роликлар бүген бүләкләү тантанасында күрсәтелде. Җиңүчеләр – 10 ролик авторлары – дипломнар һәм акчалата бүләкләнде. Беренче тапкыр Гран-при иясе билгеләнде. Чара музыкаль-иҗади чыгышлар белән үрелеп барды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев