Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • «МИНЕМ ТАТАРСТАН» - ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРӘ "Викимедиа РУ” коммерциячел булмаган партнерлык һәм татар теле викимедиачылар “Минем Татарстан” республикабызның географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм бүгенге чынбарлыклары турында Википедия мәкаләләрен булдыру һәм үстерүгә багышланган тематик марафон.
      76
      0
      0
    • 31 ДЕКАБРЬДӘ ЯЛ ИТӘБЕЗ! ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы боерыкны имзалаган.
      96
      0
      0
    • ЮЛЛАРДА БОЗЛАВЫК ХАСИЛ БУЛЫРГА МӨМКИН Һава шартларының начараюы төнге сәгатьләрдә көтелә.
      103
      0
      0
    • ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР ӨЧЕН ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИЯ ПРЕМИЯ! Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «чәчмә әсәр» һәм «әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды.
      133
      0
      0

    БАЛАЛАР ФИЛАРМОНИЯСЕ СӘЛӘТЛЕ НӘНИЛӘРНЕ ҖЫЯ

    Хәтерләсәгез, «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе кастинг игълан иткән иде. Бүген матбугат конференциясендә әлеге балалар филармониясенең үзенчәлеге, кастингта күпме бала катнашуы һәм алдагы планнары турында сөйләделәр.

    - Безгә балалар белән эшләү юнәлеше бик мөһим иде, - дип башлады сүзен "Казан" бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова.- Эшебезне дәвам итә алырлык балаларны үзебез тәрбиялибез. Балалар филармониясе шуны максат итеп куя.

    фото: Рамил Гали

    Филармония җырлау һәм музыка уен коралларында уйнау төркемнәрендә (баян, гармун, тальян, курай, думбра, бәрмә уен кораллары, бас-гитара, флейта) шөгыльләнү өчен балалар сайлап алыначак. Әлеге иҗади коллективларга 6 яшьтән 12 яшькәчә (вокал) һәм 6 яшьтән 14 яшькәчә (музыка уен кораллары) сәләтле малайлар һәм кызларны туплый.

    - Кастингны алга таба да дәвам итәргә телибез. Чөнки сәләтле балалар тупланып торуы яхшы бит, - дип өстәде Чулпан Закирова.

    Кастингка 30-40 бала килгән, алар арасыннан унысы сайланган: өчесе - малайлар, калганнары - кызлар. Бу - филармония татар балаларын гына җыя дигән сүз түгел, әмма татар телен үстерүне төп максат дип саный оештыручылар. Казан шәһәр филармониясе солисткасы Гөлназ Гафурова җыелган төркемне солистлар ансамбле булачак, ди. Һәр бала белән индивидуаль әзерләнү каралган, шуңа күрә иҗатка якын булган, табигый сәләткә ия балаларны эзлиләр.

    фото: Рамил Гали

    Балалар дигәннән, матбугат конференциясенә катнашучы нәниләр дә килгән иде. Алар арасында җырчы кыз - Сәйдә Гарифуллина, алты яшьлек кенә булуга карамастан, үзен сәхнәдә дә тотарга өйрәнгән кебек. Ул тумышы белән Биектау районы Коркачык авылыннан (станция).

    - Сәйдә иҗат белән бер ел гына шөгыльләнә, гаиләдә җырчы да, биюче дә кеше юк. Шуңа күрә башта аптырадык та инде. Әнисе кызыбызны төрле конкурсларда катнаштырды, әлеге балалар филармониясенә дә видеоязма яздырып җибәргәннәр иде. Менә хәзер чын-чынлап шөгыльләнер дип өметләнәбез. Аннан соң, күп нәрсә баланың үзеннән тора бит. Әгәр бу өлкә аңа ошаячак икән, без кызыбызның теләгенә каршы килмәячәкбез, дип сөйләде ул "Идел"гә.

    фото: Рамил Гали

    Реклама

    Планнар зурдан, киләчәктә нәниләрнең чыгышын филармония сәхнәсендә күреп булачак, диделәр оештыручылар. Шулай ук социаль челтәрне дә күзәтеп барырга куштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ