Логотип Идель
Эксклюзив

"БАЛАГА ТЕАТР НИГӘ КИРӘК?" - режиссёр фикере

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында гадәти булмаган матбугат конференциясе булды. Сәбәбе дә бар: 27, 28 ноябрьдә театрда агымдагы сезонның 3 нче премьерасы – “Мио, минем Мио!” спектакле куелачак.

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында гадәти булмаган матбугат конференциясе узды. Сәбәбе дә бар: 27, 28 ноябрьдә театрда агымдагы сезонның 3 нче премьерасы – “Мио, минем Мио!” спектакле куелачак. Ә бүген исә спектакльне сәхнәгә куячак режиссер Екатерина Гороховская журналистларны түгәрәк өстәлгә "җыйды". "Балаларга театр нигә кирәк?" - дигән сорауга җавап эзләде катнашучылар.

Сорау, чыннан да, бик кызыклы һәм хәзерге интернет заманында актуаль дә. Кариев театры яшь тамашачылар өчен эшләгәнгә, бу сорауның алар өчен дә әһәмиятле булуын беләбез. Спикер Екатерина Гороховская үз алдына куйган соравына төгәл җавап бирергә ашыкмады. Чөнки ул киң һәм төрле яклы фикер йөртә торган сорау. Шуңа күрә сөйләшүгә журналистлар да актив кушылды, нәтиҗәдә шактый кызыклы дискуссия килеп чыкты.

фотолар: Рамис Нәҗмиев

Шәхсән үземә ошаган фикер - "Әти-әни балага юнәлеш күрсәтергә, юлны сайларга тиеш түгел. Алар бала үз юлын сайлаганда борчымаска гына тиешләр". Бу туры тәрҗемә, билгеле, әмма әлеге сүзләр белән килешәм. Шул ук, баланы спектакльгә алып баргач та, аңа тынычлап карарга ирек бирергә кирәктер. Чөнки спектакльнең эчтәлегендә бик мөһим проблема ачылырга мөмкин бит. Ул шулай ук зурлар өчен дә актуаль була ала, режиссер мисалга мультфильмны ("Гадкий утенок") китерде. Сөйләшү театр турында гына бармады, баланың гаджетны озак вакыт куллануы, аралашуы, аны театр дөньясына якынайту ысуллары да телгә алынды.

Екатерина Гороховская балалар психологиясен тирән өйрәнгән, әкиятләргә гашыйк режиссер. Ул - Россия киңлекләрендә танылган балалар спектакле режиссерларының берсе, театр һәм кино актрисасы, театр режиссеры, тәнкыйтьче, педагог, В.Стржельчик исемендәге актерлар премиясе лауреаты. Екатерина Гороховскаяның тавышын, балалар һәм олылар яратып өлгергән, “Добрыня Никитич һәм Змей Горыныч” (Забава Путятична ролендә), “Илья Муромец һәм Соловей-разбойник” (Аленушка ролендә), “Лунтик һәм аның дусларының маҗаралары” (Лунтик), “Барбоскиннар дачада” (Лиза ролендә) һәм башка мультфильмнарда да ишетергә була.

Екатерина Гороховская җитәкчелегендәге иҗат төркемендә:

- рәссам Әнвәр Гомәров,

- костюмнар буенча рәссам Фәгыйлә Сельская,

- ут буенча рәссам Евгений Ганзбург,

- куючы хореограф Николай Куглянт,

- композитор Юлия Колченская,

- мультимедиа буенча рәссам Наталья Наумова бар.

Спектакльгә әййләнеп кайтсак, әлеге повесть ул Астрид Линдгренның әкияти повесте, яшүсмерләр әдәбиятының дәрәҗәле Алман әдәби премиясенә лаек булган.

Беренче тапкыр экраннарга 1987 елда чыккан.

Спектакльнең сюжеты буенча, төп герой - Буссе исемле малайны өлкән яшьтәге пар уллыкка ала. Әмма бу гаиләдә баланы яратмыйлар, Буссе үзен ялгыз хис итә. Көннәрдән бер көнне малай өчен яңа тормыш башлана…

Екатерина Гороховскаяның теләкләре нәкъ менә Кариев театрында чынга ашачак. Шулай итеп, премьера Бердәм Россия партиясенең “Театр – балаларга” федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев