Логотип Идель
Эксклюзив

Балаларны яклау көнендә – иң кызыклы җәйге проектлар

1 июнь – балаларны яклау көнендә, башкалабызда аерым чаралар гына үткәрелеп калмый – җәйге каникулны тулаем колачлаган кайбер кызыклы проектлар да башлана.

1 июнь – балаларны яклау көнендә, башкалабызда аерым чаралар гына үткәрелеп калмый – җәйге каникулны тулаем колачлаган кайбер кызыклы проектлар да башлана. 

Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, «Үзеңә ышан» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Айсылу Чижевская, Татарстан балалары оешмасы активисты Камилла Скоблионок сөйләделәр.  
Татарстанда 1 июньнән онлайнда #МоеДоброеЛето һәм #МоеБезопасноелето флешмоблары башланып китә. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар үзләренең җәй буе кылган игелекле гамәлләре, шулай ук  җәйге куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйли алалар. Флешмоб тәмамланганнан соң Татарстанның Яшьләр берләшмәләреннән торган махсус комиссия иң креатив тарихларны сайлаячак, аларның авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип игълан ителде матбугат конференциясендә.
“Кайнар йөрәк " проекты  бөтен Русия буенча тормышка ашырыла. Төрле куркыныч хәлләрдә югалып калмыйча, үзләрен кыю һәм тәвәккәл тотулары белән аерылып торган балалар республикада да байтак. Кемдер янгын вакытында эне-сеңелләрен коткарган, кемдер суда батучыларга ярдәм кулы сузган. Шундый балаларның унысын дәүләт күләмендә бүләкләячәкләр. Татарстанда сигез кешене бүләкләячәкләр, тагын ике яшь татарстанлы Мәскәүдә бүләкләнәчәк. Казанда алар өчен зур экскурсия программасы оештырылачак, шулай ук яшь геройлар «Рубин» футбол клубының яшьләр составы һәм балалар оешмалары вәкилләре белән иптәшләрчә матч уздырачак. Аннары яшь каһарманнарны ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белән очрашу һәм истәлекле бүләкләр көтә.
1 июньдә Р. Миңнеханов катнашында балалар өчен ”Восток” лагере ремонттан соң ачылырга тиеш. Иртәгә үк космонавтика темасына бизәлгән һәм космос темасын алга сөргән җәйләү 160 бала өчен 1 сменасын ача. Казанда ай башыннан 40 сәламәтләндерү лагеры эшли башлаячак. Шулай ук кичен Казан циркында  Р. Миңнеханов катнашында “Созвездие” республика фестиваленең хәйрия концерты узачак.


Бәйрәм көнендә ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ТР Милли китапханәсендә “Ата-аналар комитеты” мәйданчыгының беренче утырышы үткәрелә. Анда үз теләге белән республикадан егермеләп актив позицияле әти-әни катнаша. Катнашучыларга иң төп таләп – берәр өлкәдә эксперт белеменә яки тәҗрибәсенә ия булу һәм гаиләсендә үсмер яшендәге бала булу. Беренче утырышта яңа проект җитәкчелеге, оештыру моментлары һәм балаларның җәйге ялында әти-әнинең балаларга игътибарын, җаваплылыгын ничек итеп арттыру турында сөйләшү планлаштырыла. Очрашуны ТР Яшьләр министрлыгының барлык аккаунтларыннан онлайн карарга була.
Лаешта ятим һәм саулык мөмкинлекләре чикле балалар катнашында «Үз-үзеңә ышан» проектының концерты узачак. Чыгыш ясаучылар Татарстаннан һәм тирә-як төбәкләрдән дә  килергә тиеш. Бу хакта «Үзеңә ышан» җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Чижевская сөйләде. Бу инде өченче концерт икән, аннан алдагылары узган елда онлайн форматта узган. 1 июньдә концерт катнаш форматта узачак. Фестивальнең темасы — Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, «Дөнья халыклары әкиятләре буйлап». Чарада 50гә якын балачыгыш ясый, ә интернет аша – тагын 100 дән артык бала.
17 яшьлек Камилла Скоблионок актив балалар һәм яшьләр үзләре тәкъдим иткән проектлар турында сөйләде. Мәсәлән, Туклану департаменты белән берлектә балалар арасында “Рецептик”  проекты тормышка ашырыла. Сәламәт туклану рәвешен алга сөргән һәм җиңел әзерләнә торган кызыклы рецептлар белгән  балалар ризык әзерләү серләре белән бүлешә. Балаларны яклау көнендә әлеге проектка нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев