Логотип Идель
Эксклюзив

Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...."

Татарстанда тагын бер зур фаҗига.

Татарстанда тагын бер зур фаҗига. Татарстанда, төгәлрәге Балык Бистәсе - Котлы Бөкәш автомобиль юлының 3 чакрымында "Киа" автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт итү  полосасына чыккан, биредә "Лада" автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Киа" автомобиле йөртүчесе, яшь егет, шулай ук 1990 елгы "Лада" автомобиле йөртүчесе, өлкән яшьтәге таксист һәм аның  ике пассажиры һәлакәт урынында алган җәрәхәтләрдән вафат булган.

Әлеге фаҗигагә безнең укучыларыбыз да нисбәтле булып чыкты. Якын укучыларыбызның һәм даими авторларыбызның берсе Нәзирә Мостафина-Гыйзәттулина безгә шундый хәбәр җибәрде:

"Фәридә апа да, Рафик җизни дә - Балык бистәсендә туып, шунда тигез, матур гомер кичергән, хезмәт иткән парлар. Ике балага төпле тәрбия бирделәр, алты оныклары бар. Бүген таксида бәби ашына барырга чыкканнар. Каршыга чыккан КИА машинасы исә дүрт кешенең, шул исәптән, үзенең дә гомерен өзгән...

Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын.

Барыбыз да руль артында йөрибез, каядыр ашыгабыз.

Аллаһ Тәгалә юл хәвефләреннән, башка хәвеф-хәтәрләрдән сакласын!", дип яза ул.

Юлларда сак булсак иде...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев