Логотип Идель
Эксклюзив

Башкортстанда җиңел машина һәм йөк машинасы катнашында җитди авария

өк машинасы руле артында 39 яшьлек Чаллы кешесе була. Көчле бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше нык җимерелә. Йөк машинасы йөртүчесенә зыян килми.

Кичә Дүртөйле районы Куккуян авылыннан ерак түгел һәлакәт килеп чыга. Бу хакта төбәк автоинспекциясе хәбәр итә.

Авариядә KIA Soul һәм газ йөк машинасы бәрелешә. Мәгълүматлар буенча, җиңел машина йөртүче 38 яшьлек тизлекне арттырып, узып китәргә тели. Нәтиҗәдә машина кара-каршы йөк машинасына килеп бәрелә. Йөк машинасы руле артында 39 яшьлек Чаллы кешесе утырган була. Көчле бәрелү сәбәпле, автомобильнең алгы өлеше нык җимерелә. Йөк машинасы йөртүчесенә зыян килми. Ә чит ил машинасы шоферына һәм шунда утырган 9 яшьлек балага медицина ярдәме кирәк була. Шулай ук җиңел машинада булган хатын-кызга да ашыгыч ярдәм күрсәтәләр.

Фото: prokazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: авария Башкортстан, һәлакәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев