Эксклюзив
"БАШВАТКЫЧ"НЫ КЕМ АЛЫП БАРАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ
Аның катнашындагы беренче тапшыруны якшәмбе көнне 18:00 сәгатьтә ТНВ каналында карый аласыз.
"Башваткыч" тапшыруының яңа алып баручысы дип кемне күрергә теләгән идегез? Ул билгеле!
Бу урынга барлыгы 6 кеше дәгъва кылды: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов.
Яңа сезонда “Башваткыч” тапшыруын җырчы Рафил Җәләлиев алып барачак. Аның катнашындагы беренче тапшыруны якшәмбе көнне 18:00 сәгатьтә ТНВ каналында карый аласыз.
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев