Логотип Идель
Яңалыклар

Бәби көтүче Лилия Сәләхетдинованың хәле ничек?

Куркуга карамастан, без яшәүне сайладык һәм мин бер генә дә үкенмим. Хәзерге вакытта балабыз сәламәт. Тиздән без аның елмаюын да күрербез, Аллаһы боерса"

Хәтерләсәгез, шагыйрә Лилия Сәләхетдинова-Тимергалиеваның бәби көтүе һәм аны табарга теләве турында язган идек. Шагыйрә инстаграм битендә мондый язма урнаштырды:

   "Менә сынаулы айлар да узып китте. Иң куркынычы консилиумнарның безне: "Өзәргә кирәк!" - дип куркытулары булгандыр. Ул чарасызлык, хөкем булып яңгыраган иде. 

  Мин хәзер Мәскәүгә ремобильгә барганда да уйлыйм: Без тормыш иптәшем белән җиңел юл сайламадык, гәрчә гомер буе җиңел юл сайлаган булмады да. Тормыш иптәшемнең нәкъ менә мине тормыш юлдашы итеп сайлавы барлык әйткән сүзләргә дә дәлил. 

   Куркуга карамастан, без яшәүне сайладык һәм мин бер генә дә үкенмим. Хәзерге вакытта балабыз сәламәт. Тиздән без аның елмаюын да күрербез, Аллаһы боерса", - дип өметләнә булачак ана.

Лилия Сәләхетдиновага сабырлык теләп, барысы да җиңел үтүенә өметләник! 

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова: "Безнең өчен догада булыгыз!"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев