Логотип Идель
Эксклюзив

Бөек Җиңүнең 77 еллыгына

Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.

1941-1945 еллардагы авыр сугыш вакытларында совет кешеләренең батырлыклары, төрле милләт халыкларының бердәмлеге илебезне фашизмнан саклап калды. Бүген совет идеологиясе әйдәп баручы позициядә түгел, әмма туган ил, ата-ана хакы, үз милләтеңнең тарихи яшәгән урыны, гореф-гадәтләр, динебез – болар барысы да безнең рухыбызны баета, гражданлык позициябезне ныгыта.

Шәриф Камал фатирына күченү

Авыр сугыш елларында Татарстан илебезнең сәнәгать, мәдәният тылы булып тора. Бирегә завод һәм фабрикалар күчерелә, хәрби корал җитештерү предприятиеләре булдырыла. Шулай ук илебезнең төрле почмакларыннан сугыш белән җәберләнгән халык күчеп килә. 

1941 елда Лениградтан эвакуацияләнгән гаиләне танылган язучы Шәриф Камал үз фатирына сыендыра. Шәриф Камал – күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе. «Акчарлаклар», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Матур туганда» һ.б. әсәрләре белән укучының күңелен яулаган язучы, татар совет әдәбиятының классигы. Казанда Шәриф Камал гаиләсе белән Островский урамы, 15нче йортның өч бүлмәле фатирында 1928-1942 елларда яши. Хәзерге вакытта бу бинада Татар әдәбияты тарихы һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры музее урнашкан.

Люся Рябинина хаты

2021 елның җәй айларында музейда Санкт-Петербургтан әбиләре күрсәткән адрес белән килгән яшьләр кунак булды. Кунаклар – нәкъ менә 1941 елда Ленинградтан эвакуацияләнгән 11 яшьлек Люсяның оныклары. Бу очрашуның дәвамы буларак Любовь Шардина (хәзерге фамилиясе) музейга истәлекләре язылган аудио язманы да җибәрде. Аның истәлекләре безне 1941 елларга алып китә:

«Казанга әнием Наталья Григорьевна белән чолганышта калган Ленинградтан 1941 елда килдек. Безгә торыр урын, әниемә эш кирәк. Шушы мәсьәләләр буенча Бауман исполкомына юл тоттык. Көтмәгәндә әниемнең Ленинградтагы якын танышы Рахиль Львовнаны очраттык. Рахиль Львовна – Кировның бертуган сеңлесе, әнием белән Ленинградта бергә эшләгәннәр. Ул эш һәм торак мәсьәләләрендә безгә булышырга алынды. Казанда ул Шәриф Камал һәм аның гаиләсе белән аралашуын сөйләде, безгә аның адресын да бирде. Революциягә кадәр үк Рахиль Львовна Шәриф Камалның Ленинградта үзе эшләгән Свердлов шифаханәсендә дәвалаучы табибе булган.

Кичен күрсәтелгән адрес буенча Островский урамы, 15 йортка килдек. Безне өлкән яшьтәге, ягымлы абый каршы алды. Хәлләрне сөйләп аңлаткач, ул сезгә торак эзлисе юк, сез бездә яшәячәксез, дип белдерде һәм ишектән туры кергән бүлмәгә урнаштырды.

Әнием сугышта яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтү өчен яшь егет-кызларны ике атна әзерләп, сандруженниклар буларак фронтка озата иде. Ул айга өч-дүрт тапкыр берничә көн фронтка китә. Берүзем калган вакытларда Шәриф Камал һәм аның гаиләсе минем киңәшчем, ярдәмчеләрем булдылар. Аның гаиләсе – хатыны Хәят, кызы Зәйнәп белән кияве һәм ике оныгыннан гыйбарәт. Русча бары Шәриф абый белән кызы гына аралаша. Мин аңа «дядя Шариф» дип эндәшә идем. 

Казанда Кремльгә якын урнашкан 55 нче рус мәктәбендә укуымны дәвам иттем. Сыйныф җитәкчем бик яхшы укытучы иде. Уку елының урталарында гына дәресләргә керешеп киткәнлектән, сыйныфташларымнан артта калганмын. Укытучы минем белән өстәмә дәресләр үткәрә иде. Менә бервакыт Яңа елны каршыларга ул безне үзенә чакырды. Бүлмәдә чын бәйрәм төсе: чыршы бизәлгән, өстәлдә пирог. Без күңел ачтык: биедек, җырладык. Ул вакытлардагы Казан халкы бик ягымлы, ярдәмчел иде.

Еш кына Шәриф ага минем белән төрле темаларга сөйләшә, мәктәптә үзеңне ничек тотарга, буш вакытларымда нәрсә эшләвем белән дә кызыксына. Шулай бер вакыт мин аннан үземне борчыган сорау белән мөрәҗәгать иттем: «Тимур һәм аның командасы төркеменә керүемә Шәриф ага ничек карыйсыз?» – дип сүз башладым.

Ул бераз тын торды да шунда ук миңа сорау белән җавап кайтарды: 
– Ә син беләсеңме, ни өчен ул Тимур командасы дип атала? 
– Әсәрнең төп герое исеме.
– Ә ул әсәрнең авторы кем?

Мин бераз уйлап тордым да: 
– Әсәрне Гайдар язган, – дип җавап кайтардым. 

Ял көннәрендә ялгыз калган әби-бабайларга йорт эшләрендә булышабыз. Бу эшләрем өчен үземне Шәриф ага мактый иде.

Мин мәктәптә әтинең военкоматтан бирелгән карточкасы белән түләүсез ашыйм, аннан госпитальгә барам. Дәваланучы сугышчыларга җырлар җырлыйм, биим. Иң яратып җырлаган җырым – «Голубой огонек».
Без яшәгән йортта балалар күп иде. Уеннарыбыз тәртипсезлеккә тиңләшкән вакытларда Шәриф Камал безгә ни өчен алай эшләргә ярамаганны аңлата.

Бервакыт шушы йортта яшәүче балалар белән баскычтан менгәч, сул яктагы бүлмәгә кыңгырау шылтыратып уйныйбыз. Бу квартирда сукыр һәм ишетмәүче картлар яши. Ишек кыңгыравы тавышы ишетмәгәнлектән, алар бүлмәсендә тавыш урынына лампочка яна. Бер басабыз кыңгырауга, ике – алар чыга да кеше булмагач, янә кереп китә. Шулай берничә тапкыр кабатлангач, беребез качарга өлгерми калды. Бабай аны Шәриф Камал янына алып килде, хәлне сөйләп бирде. 

Шәриф абый безне тезеп утыртты да алай эшләргә ярамаганлыкны, бу уен түгел, ә хулиганлык, дип тәрбияви сөйләшү алып барды.

Еллар үтеп, үзем эшли башлагач та, Шәриф аганың тәрбиясе, аның әйткән сүзләре һәрвакыт таяныч булды.

1942 елда аның үлемен бик авыр кичердем. Кайвакыт юклыгын да искәрми, ишекне ачып: «Шәриф ага», «Шәриф ага», – дип аңа эндәшә идем.

Ел ярым Шәриф Камал белән яшәү мине бик күпкә өйрәтте. Һәм бу якты хатирәләр гомерем буе озата килде. 1944 елда әнигә Ленинградны торгызу өчен чакыру килде һәм без Казаннан китеп бардык.
Минем язучы һәм тәрбиячем Шәриф Камал каберенә киләсем, Зәйнәп гаиләсенә кунакка кайтасым килде, әмма тормыш бу мөмкинлекне бирмәде. Менә хәзер оныкларым аркылы музей хезмәткәрләренә, барлык Казанлыларга олы рәхмәтемне җиткерәм. Казан белән бәйле якты хатирәләр гомер буе минем белән булды. 

Рәхмәт белән, Люся Рябинина. 
2021 ел. 

Күрмәүчеләр рухын ныгыту

Сугыш елларында Татарстанда госпитальләрдәге яралы сугышчыларга медицина хезмәте күрсәтү белән бергә һәр сугышчының рухи халәтен дәвалау да хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрелә. Бөтенсоюз Башкарма комитетының Казан шәһәр комитеты әле кичә генә кояш яктысын күргән, ә бүген исә дөм караңгылык эчендә калган сукыр сугышчыларга ярдәм итү максатыннан, Шәриф Еникеевны билгели.

Шәриф Еникеев үзе дә 15 яшьлек үсмер чагында, чәчәк (оспа) белән авырып, күрү сәләтен югалта. Казан сукырлар мәктәбендә укый, Брайль системасын үзләштерә. 1930 елда, сукырлар арасында беренчеләрдән булып, Татрабфакта укый. Аннан 1934 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих факультетына укырга керә. Мәктәптә тарих укытучысы, ә аннан эшчәнлеге нәшрият белән бәйле була. 

Шәриф Еникеев нәшриятта Брайльча китаплар чыгару буенча мөхәррир булып эшли, русча Брайль алфавитын татар теле үзенчәлекләренә яраклаштыра, күрмәүче зурлар мәктәбе өчен дәреслекләр дә язып бастыра.

Хәрби яралылар арасында эшләү өчен җибәрелгәндә, ул инде Татгосиздат мөхәррире булып эшли.
Беренче очрашуларда күңел төшенкелегенә бирелгән күрмәүче яралылар аны салкын каршылый. Үз кайгыларына уралган авыру хәрбиләр аның белән сөйләшергә, тыңларга, әңгәмә корырга да әзер түгел. Көннән-көн Шәриф Еникеевнең укытучыларга хас булган сабырлыгы белән ике арада туган аңлашылмаучылык кимегәннән-кими бара, алар тиз арада дуслашып та китәләр. Ул аларны Брайль алфавитында укырга һәм язарга өйрәтә. Авырулар арасында аеруча 19 яшьлек Григорий Закарян тырышып Брайль системасын үзләштерә, Шәриф ага белән аралашу аңа күңел тынычлыгы бирә, киләчәккә өмет уята. 1943 елда үз туган ягы – Әрмәнстанга китә.

СССР күләмендә чыга торган «Юность» журналының 1955 елның декабрь (№7) санында Григорий Закарян турында Юрий Туманов авторлыгында «Если человек не один...» мәкаләсе басыла. Әрмәнстанда танылган юрист һәм галим дәрәҗәсенә ирешкән Григорий Закарян анда үзенең Казан госпиталендә дәваланган чакларына кайта, укырга-язарга өйрәткән остазы Шәриф Еникеевне җылы итеп искә ала.

Геллерлар Ачасырда 

Узган елның мартында, туган авылым Олы Ачасырга (ТР, Яшел Үзән районы) ТР дәүләт заказлары буенча агентлык генераль директоры Яков Геллер килде. Сугыш вакытларында аларның гаиләләре дә Украинаның Житомир шәһәреннән Олы Ачасыр авылына эвакуацияләнгән. 

Авыр сугыш елларында яһүд милләтеннән булган өч гаилә кайта. «Араларында ат җигү өчен кирәкле әйберләрне төзәтеп торучы шорник, рус теле укытучысы Ханна (Анна), тегүче кыз Лида хәтердә калган. Сабан туен уйнаганда, таякка сөлге итеп Лида апа биргән ситсы кисәкләрен бәйли идек», – дип искә ала әнием. Геллерларны Сафиуллиннар гаиләсе үзенә сыендыра. 

Яковның Геллерның әтисе – Вениамин Геллер, 17 яше тулгач, 1942 елның 26 февралендә Олы Ачасыр авылыннан сугышка чакыртыла. Балтыйк буе фронтына эләккән егет 1944 елда яраланып кайта һәм сугыштан соң гаиләсе белән туган якларына китәләр.

Еллар үткәч тә, Олы Ачасыр авылы турында якты хатирәләр аларны кабат авылга илтә. Тәүге кабат алар авылга әтисе белән 1999 елның 9 маенда кайта. Бөек Җиңүнең 54 еллыгын бәйрәм итү тантанасына җыйналган халык алдына салмак кына атлап өлкән яшьтәге абый – Вениамин Геллер чыгып: «Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар. Аларга гомер буе бурычлыбыз. Балаларыгызга, балаларыгызның балаларына әманәт итеп әйтеп калдырыгыз», – дип әнисе әйтеп калдырган сүзләрне искә алып, Ачасыр халкына рәхмәтен белдерә.

Әйе, Бөек Ватан сугышы ХХ гасырда калды, әмма ул елларның рәхмәт кайтавазлары илебезнең төрле почмакларыннан килүен дәвам итә. Без дә әби-бабаларыбызга тирән ихтирамыбызны, рәхмәтебезне белдерәбез. 

Нурия Мифтахетдинова

филология фәннәре кандидаты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев