Бер атналык сәяхәт - 10 мең сум?
Россиядә студент туризмы программасы эшли башлады. Анда илнең югары уку йортлары катнаша.
Россиядә студент туризмы программасы эшли башлады. Анда илнең югары уку йортлары катнаша. Бу хакта "Өмет" хәбәр итә. Әлеге исемлектә Башкорт дәүләт университеты да бар икән.
Студентларны республиканың табигате белән таныштыру өчен маршрут әзерләнгән. Яшәү урыннары да каралган.
Туклану иртәнге, төшке һәм кичке ашлардан тора. Студентлар өчен иң мөһиме, әлбәттә – экскурсияләр. Алты көнгә исәпләнгән программа читтән килгән студентларга Башкортстанның иң матур һәм үзенчәлекле урыннарын күрсәтүне үз эченә ала, диелә хәбәрдә.
Студент туризмы программасы ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән төзелгән. Программада катнашкан вузның берәрсен, ул якның табигатен күреп кайту өчен студентларга 15 июльдән 25 августка кадәр Студтуризм.рф сайтында гариза калдырырга кирәк. Бүгенгә Башкортстан республикасына ике меңнән артык гариза килгән дә инде.
Төбәкләрдә программаны һәм бәяләрне вуз үзе билгели. Башкортстанда, мәсәлән, табигатькә бер атналык сәяхәт студентка 10 мең сумга төшәчәк., дип яза "Өмет".
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев