Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Бер хатын комада килеш бала тудырган

    Италиядә бер хатын комада килеш бала тудырган. Аннары ул тагын ун ай комада яткан һәм бала табуын шуннан соң гына белеп алган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

    Тосканада яшәүче 37 яшьлек Кристина Рози җиде ай йөкле булган чакта йөрәк өянәге кичерә һәм комага китә. Кесарев кисеме ясап, аның баласын дөньяга китерәләр. Кыз балага Катерина дип исем кушалар. Әни кеше исә әле комада була.

    Кристина ун айдан соң аңына килгәч, аның беренче сүзе «әни» була. Хатынның 42 яшьлек ире Габриэле Суччи сүзләренчә, хатын бик озак интеккәннән соң, беренче тапкыр сөенү кичергән.

    Реклама

    «Палатадагы табиблар Кристинаның беренче сүзен әйтүен раслады», — ди ире.

    Хәзер Кристина үзе сулыш ала, йота, моны ире могҗиза дип атый. Хатынны Австриядәге клиникага күчергәннәр. Биредә аңа тәүлек буена ярдәм итеп торачаклар, ул неврология реабилитациясе узачак.

    Кристинаны хәйрия акчаларына дәвалыйлар. Хәзерге вакытта аның өчен 180 572 евро (15,7 млн сумнан артык) җыйганнар, диелә хәбәрдә. 

    Интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы