Эксклюзив
Бер һәлакәттә берьюлы биш автомобиль!
Казанда Елга техникумы янында берьюлы биш машина бәрелешкән!
Бүген Казанда елга техникумы янындагы Несмелов урамында берьюлы биш автомобиль юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган. Һәлакәтнең шаһитләре "Instagram"да видео урнаштырганнар.
Автомобильләрнең берсе трамвай юлларын машиналар йөрү өлешеннән аерып торучы коймага бәрелгән. Видеода бер-берсе белән бәрелешкән тагын дүрт машина торуы да күренә.
Бәхеткә, һәлакәттә кешеләр зыян күрмәгән. Хәзер шул урында ЮХИДИ инспекторлары эшли, - дип хәбәр итә tatar-inform.tatar
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Теги: авария, һәлакәт, Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев