Логотип Идель
Эксклюзив

БЕРЕНЧЕ ТАТАР МЮЗИКЛЫ КИНОТЕАТРЛАРДА РУСЧА СУБТИТРЛАР БЕЛӘН КҮРСӘТЕЛӘЧӘК

Беренче татар мюзиклы кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк.

12 ноябрьдән “Әпипә” беренче татар мюзиклы киң прокатка чыга. Премьераны Татарстанның барлык кинотеатрларыннан тыш, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе һәм Симферопольдә карап булачак. ⁣⁣⠀

Фильмда татар эстрадасының танылган башкаручылар - Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшинаны - күрергә мөмкин. Төп рольләрдә Тинчурин театры актерлары - Артем Пискунов белән Резеда Сәләхова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева катнаша.

Илдар, военкомнан качканда, соңга калган баянчы урынына, Татарстан буйлап гастрольләргә йөрүче "Әпипә" ансамбле автобусына килеп эләгә һәм костюмерша кызга гашыйк була. Егет кызның йөрәген яулый алырмы? ⁣⁣⠀
 

Беренче татар мюзиклы кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев