Логотип Идель
Эксклюзив

"Без бит инде аны җирләдек": бабай исән, башка кешене җирләгәннәр...

Гаилә судка мөрәҗәгать итәргә җыена.

Солнечногорск шәһәрендә моргта мәетләрне алмаштыру сәбәпле, бер гаилә чит кешене җирләгән. Аннары алар үзләренең бабайлары исән булуын белгән. Исән калган бабайның оныгы Варвара әлеге вакыйга турында журналистларга сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, бабай инсульттан соң хастаханәдә ята. Аннары табиблар бабайның үлүен әйтә. Аларга мәетне бирәләр. Мәрхүм ир-атның кызы — Варвараның әнисе — әтисен танымый. Тик патологоанатом аларны инандыра. Инсульттан һәм трепанациядән соң, кеше бик үзгәрә, дип аңлата.

«Чиркәүдә булганда, әни язды. „Варя, бу коточкыч бит, ул үзенә бер дә охшамаган, Әбиең бу хәлне ничек кичерер“, ди. Алар барысы да чиркәүгә китте. Аннары патологоанатомны чакырганнар. „Бу безнең туган түгел“, — дип әйткәннәр. Патологоанатом сүзләренчә, инсульт һәм трепанация кичергән кешеләр бик үзгәрә, бу нормаль хәл, табигый. Шуннан соң туганнар мәетнең бабай булуына ышана», — ди кыз.

Алар мәетне җирли. Берничә көн узгач, җирләнгән кеше аларның туган булмавын, чит кеше булуын әйтәләр. «Әнигә шалтыратып хата булуын, бабайның исән икәнен әйттеләр. Әни шаярту дип кабул итә. Аңа фото җибәрәләр. Анда чыннан да безнең бабай ята. Әни миңа шалтыратты. „Варя, утырып торасыңмы?“ — диде. Мин тагын кемдер үлгән дип курыктым. Аннары шок булды. Без бик шат, әлбәттә. Без бит инде аны җирләдек, елаштык», — Варвара.

Ул бу эшне хастаханәнең ваемсызлыгы дип саный. «Бу — битарафлык, минемчә. Без табибларга ышанабыз, ә бит ышанырга ярамый булып чыга», — ди ул.

Хәзер бу гаилә бабайның документларын рәсмиләштереп йөри. Ә бу — бик катлаулы процесс. Аларга Зеленоград прокуроры ярдәм итә. Аннары гаилә судка мөрәҗәгать итәргә җыена.

«Без хәзер бабайның хокукларын кайтару өчен тырышабыз. Бездә бит үлем турында таныклык бар. Документлар буенча ул үлгән. Без аны башка хастаханәгә күчерә алмыйбыз, аны документларсыз реабилитациягә алмыйлар. Җирләнгән кешенең мәетен эксгумацияләү дә ярдәм итә алмый. Алда — суд. Документлар белән сорауларны хәл итеп бетергәч, мораль зыянны компенсацияләү турында шикаять белдерәчәкбез. Безгә прокуратура ярдәм итә», — ди Варвара.

Чыганак: Интертат

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев