Логотип Идель
Эксклюзив

Без (Эльнар Байназаров)

Күперсез, көймәсез утраулар. Арада мең диңгез, бер яра. Талчыккан күзләремә, зинһар, Утравыңнан ялгыш бер кара...

Күперсез, көймәсез утраулар.
Арада мең диңгез, бер яра.
Талчыккан күзләремә, зинһар,
Утравыңнан ялгыш бер кара...

Утравыңа яңгыр коядыр,
Куышыңа шакый тамчысы.
Шешәдәге хатка: «Каядыр»,
«Кемгәдер» дип адрес куясың...

Диңгезләр давылсыз. Җил тыныч.
Утраулар да түгел бик ерак.
Нигә соң һаман юк бәйләнеш?
– Күперсез, – дисең син, – җайлырак...

Арада диңгезләр булганда,
Булганда арада мең упкын.
Чынлыктагы түгел, син миңа
Ерактагы килеш якын...

Эльнар Байназаров 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар шигърияте Эльнар Байназаров без

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев