-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
КЫЯМОВЛАР МИЛЛИ ГОРУРЛЫК УЯТА ТОРГАН ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘГӘН 13 март көнне Тукай районының Сәмәкәй авылында җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Сөмбел һәм актер, журналист Идел Кыямовлар музыкаль-шигъри кичә оештыра.
-
ТӨРКИЯ ЖУРНАЛЫ ҺАДИ ТАКТАШ ТУРЫНДА ЯЗА Төркиядә татарның күренекле шагыйре Һади Такташ турында әтрафлы мәкалә дөнья күрде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
"БЕЗНЕҢ КАВЕМ" ФЕСТИВАЛЕНЕҢ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ БУЛДЫ!
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия кооперация университетының Казан кооператив институты Россия Федерациясенең, БДБ һәм чит илләрнең гомуми белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалары арасында «Безнең кавем», дигән беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн - фестивален үткәргән иде, 7 августта нәтиҗәләре билгеле булды. Моны безгә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.
Фестивальдә катнашучылар үз эшләрен бары тик видеоязмада җибәрделәр. Хронометраж 5 минуттан да артмаска тиешле иде.
Юнәлешләр:
1."Кем ул татар". Танылган татар сәүдәгәрләре, кооператорлары турында очерк;
2. Татар халкының гореф-гадәтләре;
3. Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар
мәдәнияты үзәкләренең эшчәнлеге;
4. Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы
Россия кооперация университетының Казан кооператив институты
Татарстан Республикасы Президентының мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды
ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты
Казанның халык сәнгате һөнәрләре техникумы
Әлки районы "Якташлык” җәмгыяте
Казан кооператив институтының татар мәдәнияте үзәге
Фестивальдә катнашу өчен гаризалар һәм видеоязмалар 31 июльгә кадәр кабул ителә.
Онлайн-фестивальгә йомгак ясау 2020 елның 7 августында булачак.
Уку йортларында татар музейларының, шулай ук татар мәдәнияты үзәкләренең эшчәнлеге номинациясендә Искешәһәр татарлары мәдәният һәм ярдәмләшү оешмасы II урын алды.
Татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы номинациясендә Төркиянең Маниса шәһәре Алашәһәр районындагы Гүрсу авылы I урын алды.
Зилә Мөбәрәкшина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз