Логотип Идель
Эксклюзив

БЕЗНЕҢ НӘБИРӘ!

2006 елда «Идел» тарихында гаҗәеп бер вакыйга булды

Бүген, 20 октябрь, барыбызга таныш, якын булган язучы - Нәбирә Гыйматдинованың туган көне! "Идел" журналы Нәбирә апабызны ихлас күңелдән күркәм бәйрәме белән котлый. Туачак таңнар, киләчәк көннәр кояш кебек якты, нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын!

Хәбир Ибраһим язмасы

Нәбирәнең «Идел»гә килгәнче дә хикәяләр, бәяннар язганын белә идек. Сиксәненче елларда ук, өметле яшь язучы буларак, СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул ителде. Ул чорда Язучылар берлегенә кабул ителү шактый читен нәрсә иде, хәзер генә ул, җиңелчә берәр китап әвәлиләр дә, язучылыкка дәгъва кылалар. Шундый яшь килеш үзен зур-зур язучылар алдында таныта алуы белән ул безне тагын да сокландыра. Аның бер-бер артлы «Китмә, улым» (1997), «Су хикәясе» (1978) исемле бәяннары дөнья күрә. Шуннан соң яшь язучының буасы ерыла, бүгенге көндә ул – проза әсәрләре тупланган уннан артык китап авторы.

Нәбирә белән миңа күбрәк «Идел»гә эшкә килгәч аралашырга туры килде. Редакциягә эшкә килүем ни хәтле очраклы булса, Нәбирә өчен «Идел» журналы символик әһәмияткә ия иде. 2006 елда «Идел» тарихында гаҗәеп бервакыйга булды – озак еллар бүлек мөхәррире вазифасын үтәгән Нәбирәбезне җурналның баш редакторы итеп куйдылар. Без баштарак бу нәрсәгә сәерсенеп карадык. Талантлы язучы, журналист… Кинәт кенә җитәкче! Тик ни хикмәт, җитәкче булып туарга кирәк, дигән гыйбарәне үз иткәндәй, Нәбирәбез бу яктан да үзен лаеклы итеп танытты. Иң элек яхшы коллектив туплый алды. Нәбирә Гыйматдинова җитәкче булып эшләгән чор «Идел» яшьләр журналының күтәрелеш, ренессанс чоры булды дип әйтсәк, ялгышмам кебек. Коллектив бердәм һәм тату яшәде. Журналда яңа кызыклы рубрикалар барлыкка килде һәм редакция эшчәнлеге яңа иҗади ачышлар белән билгеләнде. Тираж мәсьәләсендә дә зур проблемалар булмады. Редакция хезмәткәрләре Нәбирә белән берлектә районнардан, авыллардан кайтып кермәде. Шул чорда авыл яшьләре һәм авыл тормышы турында шактый кызыклы язмалар дөнья күрде, яңа яшь талантлар ачуда шактый зур эшләр башкарылды. «Идел»нең шул чорын һаман да сагынып искә алам, без һәрбер хезмәткәрнең туган көнен билгеләп уза, ял итәр өчен табигатькә чыга идек…

архив

фото: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев