Логотип Идель
Эксклюзив

Бүген «Девятаев» фильмы студентлар өчен тәкъдим ителде

Режиссер Тимур Бикмамбетовның әлеге фильмын күпләрегез карап та өлгергәндер. Бүген аны халыкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы студентларына һәм журналистларга тәкъдим иттеләр.

«Хаталарны кичерергә, ә батырлыкны истә тотарга кирәк»

«Девятаев» фильмын караганнан соң, сез дә шундый фикергә килдегезме? Режиссер Тимур Бикмамбетовның әлеге фильмын күпләрегез карап өлгергәндер. Бүген аны халыкара компетенцияләр үзәге – Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумы студентларына һәм журналистларга тәкъдим иттеләр. 

Сүз уңаеннан, режиссер Тимур Бикмамбетов фильмны кинооператор Сергей Трофимов белән бергә төшергән. Бу хакта ул фильм беренче тапкыр презентацияләнгән көндә үк белдергән иде. Сүз дә юк, «Девятаев» – тетрәндерә һәм уйландыра торган фильм, башыннан ахырына кадәр тын да алмый борчылып утырасың. Шуңа күрә аның студентларга күрсәтелүе дә бик уңай күренеш. Башта «Ни өчен нәкъ менә шушы уку йортында күрсәтелә икән?» – дигән сорау туса, ахырга таба җавап табылды кебек. Әлеге техникумның конференц-залында фильм карау беренче генә тапкыр түгел икән, студентларга төрле темадагы фильмнар тәкъдим ителә. Алар арасыннан бигрәк тә экологиягә багышланганны яратып карыйлар, дип сөйләде оештыручылар. Фильмны карап бетергәннән соң, студентлар белән аралашып алдык. 

Икенче курс студенты Гөлфия Галимуллина кино барышында «кайгырып утырганын» сөйләде:

-    Мин сугыш турында фильмнар карый алмыйм – борчылып  елыйм. «Девятаев» фильмында бер-береңне сату, хыянәт итү темасын ачык күрдем. Безнең якларда да (Кукмара районы – Авт.) шулай әсирлеккә төшкән, гаепләнгән кешеләр булган. Иң мөһиме ул вакытларда солдатлар – чын кеше булып калганнар. Бу безнең өчен горурлык дип саныйм, диде әңгәмәдәшем. –  Мондый эчтәлектәге фильмнар безнең өчен бик файдалы, чөнки алар аша тарихны өйрәнәбез һәм мөһим булган темалар хакында уйланабыз, ди Гөлфия.

Фильмнан тәэсирләнеп чыкканнан соң, безне һәм “IT-SKILLS” сменасына йөрүче балаларны техникумның экспонатларга бай элемтә тарихы музеена алып керделәр. Биредә почта элемтәсе, шәһәр һәм авыл элемтәсе, телефон һәм телеграф элемтәсе, шәһәрара элемтә, радио, телевизор төрләрен күрергә мөмкин иде.

Сүз уңаеннан, Казан информацион технологияләр һәм элемтә техникумына укырга керергә теләүчеләрне кабул итү эше башланып киткән. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән шушы сылтама аша кереп, таныша аласыз. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X