-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Татар китабы йортында Музей төне Быел чараның гомуми темасы - «Исәпләү ноктасы". Шулай итеп, татар китабын, әдәбиятын һәм мәдәниятен исәпкә алу ноктасы нидән башлана соң?
-
ТАТАРСТАНДА САБАНТУЙ ҮТКӘРҮ ВАКЫТЫ ТӘГАЕНЛӘНДЕ Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ төбәк башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
-
Татарстанның балалы гаиләләре 271,8 млн сумлык яңа түләүләр алдылар Элегрәк ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр иткәнчә, яңа түләүне Татарстанның 79 мең 380 гаиләсе ала алачак.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Бүген министр Эльмира Зарипова халык сорауларына җавап бирә
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларның социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляциясендәге сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстанның социаль хезмәткәрләре пандемия чорында ничек эшли? Республикада өлкәннәрнең тормышын яхшыртырга ярдәм итүче социаль әһәмиятле нинди проектлар тормышка ашырыла? Хезмәт базарындагы вәзгыять ничек килеп чыга һәм нинди белгечлекләргә ихтыяҗ бар? Бу хакта бүген социаль челтәрләрнең туры эфирында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләячәк. Шулай ук ул кулланучыларның сорауларына онлайн режимда җавап бирәчәк.
#Татарстан онлайн программасы 8 июньдә 16 сәгатьтә Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформасында башлана. Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә алачак - министр иң киң таралган сорауларга туры эфирда үзе җавап бирәчәк, ә калган кулланучылар үз сорауларына җавапны Министрлык вәкилләреннән ишетәчәк.
#Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апрелендә эшли башлады. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә ала. Программа кунаклары арасында ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков бар иде.
Трансляция 8 июньдә 16 сәгатьтә түбәндәге сылтама буенча башлана:
https://vk.com/video-85877975_456241384
https://ok.ru/nashtatarstan/topic/152415327008182
https://www.youtube.com/watch?v=j6THl4qQi9A&feature=youtu.be
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз