Логотип Идель
Эксклюзив

МӘҮЛИД КӨНЕНДӘ НИЛӘР ЭШЛӘҮ МӘСЛИХӘТ СОҢ?

Быел ул 28 октябрь көненә туры килә.

Ислам диненең зур бәйрәмнәренең берсе - Мәүлид кичәсе, икенче төрле ул «мәүлиден-нәби», ягни «пәйгамбәрнең тууы» дип тә атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.с. туган көне бик төгәл билгеле булмау сәбәпле, аның вафаты көне, ягьни 12нче рабигыл-әүвәл көне, туган көне итеп тә билгеләнеп үтелә. Быел ул 28 октябрь көненә туры килә.

Мәүлид көнендә ниләр эшләү мәслихәт соң?

Мәүлид көнен билгеләп үтү Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышын, эшчәнлеген бәян итү, аны олылау, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр уку, фәкыйрьләрне сыйлауны үз эченә ала.

Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны уку, сөйләү һәм тыңлау бик игелекле эш булып санала. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үзе дә андый вакыйгаларны сөйләргә яраткан.

Мәүлид бәйрәмен үткәрүнең формасы үзе үк бары тик яхшылыкны гына күз алдында тота, чөнки кешеләр анда Аллаһы Тәгаләне зикер итү, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлыкларын белдерү, Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) салават әйтү һәм мөселманнар һәрвакыт, аеруча Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) туган айда шөгыльләнергә тиеш булган башка игелекле гамәлләр кылу өчен җыела.

Мәүлид мәҗлесләре, кичәләре үткәрү – кешеләрне Аллаһка, дингә өндәү өчен зур форсат, олуг ысул. Шуның өстенә галимнәр һәм Аллаһ юлына өндәүчеләр Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) күркәм холкы, өстенлекләре, гыйбадәт кылулары һәм тормышының башка вакыйгалары турында башка мөселманнарның исләренә һәрвакыт төшереп торырга тиеш.

“Мәүлид бәйрәмен ничек үткәрергә?” дигән сорауга Балтач үзәк мәчете (Татарстан республикасы) имамы Рамил хәзрәт Бикбаев болай дип җавап бирә:

– Рәсүлебез (с.г.в.)нең тормыш юлын өйрәнеп, үзебезгә, балаларга, оныкларга, туганнарыбызга аның турында сөйләргә кирәк. Һәм, гомумән, бу эшләрне көн саен башкарсаң да хәерле. Әмма, һичьюгы елга бер шушы көнне генә булса да үзебезне пәйгамбәребезгә багышласак иде. Шушы зур бәйрәм көнендә Пәйгамбәребезнең камил сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләп, аның алдындагы бурычыбызның бик кечкенә генә булса да өлешен башкарып, савабын алырбыз.

Бу көнне Рәсүлебезгә мөмкин кадәр күбрәк салават әйтергә кирәк. “Әллаһүммә салли галә мүхәммәдин вә галә әли мүхәммәд” дип, кеше бер генә тапкыр укыса да, Аллаһы Тәгалә шул кешегә ун тапкыр укыр, догаларыгызны кабул итәр, бәрәкәт-уңышларыгызны бирер, ди. Шуңа күрә Мәүлид бәйрәмен салаватлар әйтеп, изгелек кылып, хәер-сәдакалар биреп, мөмкинлеге булган кеше коръән ашлары уздырып үткәрергә кирәк (Мәүлид ашын ул көнне үткәрә алмаганнар, Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрә ала). Бу көнне барча мөселманнар бәйрәм итә, бер-берсен кунакка чакыра, бүләкләр бирешә. Чөнки Рәсүлебез (с.г.в.) үзе дә әйтә:

“Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, чөнки шул бүләк ике арада мәхәббәт үстерер”, ди.

Гаетләрдә, шундый зур бәйрәмнәрдә татар халкы таба исе чыгара, камыр ризыклары пешерә. Бу – бәйрәм икәне сизелсен дигән максаттан эшләнә. Мәүлид кичәсендә дә таба исе чыгару – хуп гамәл.

matbugat.ru

фото: ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте сайты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев