Логотип Идель
Эксклюзив

"Бүген монда Бакый күргәзмәсе..."

18нче март көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда "Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай" исемле күргәзмә ачылды.

18нче март көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда "Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай" исемле күргәзмә ачылды. Әлеге проект татар халкының күренекле рәссамы, сынчы, график, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Бакый  Урманче тууына 125 ел тулуга багышлана.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан рәссам-шагыйрьнең әсәрләре, фоторәсемнәре һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Күргәзмә ачылышында проектны оештыруда зур өлеш керткән шәхесләр чыгыш ясады. Алар Бакый Урманчены төрле яклап ачтылар. Ул татар дөньясында рәссам, скульптор, шагыйрь булып та танылды.

"Бакый аганың рәсемнәренә карасаң, аның нинди кеше булуын, аның бик мәрхәмәтле, йомшак күңелле кеше икәнен белә алабыз", - дип әйтте Буа якташлыгы җәмгыяте президенты Ирек Закиров. Чыннан да, кешенең иҗат җимешенә күз салып, аның үзенә характеристика биреп була.

"Алматада, Ташкентта, төрле урыннарда яшәсә дә, ул татар угълы булып калган,- дип сөйләде профессор Хатыйп Миңнегулов. - Бакый Урманче - күп кенә татар рәссамнәренә үзенең иҗаты, шәхесе белән үрнәк булып тора".

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләрдә рәссам  Габдулла Тукай Шүрәлесен усал, шул ук вакытта шаян итеп тасвирлый. Бу геройны төрле яктан ачарга ярдәм итә.

Әлеге күргәзмә үсеш алып, киләчәктә лекцияләр, яңа очрашуларга бай булыр, дигән теләкләр яңгырады.

Белешмә: Бакый Урманче —татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы, рәссам, график, скульптор һәм архитектор, Татарстан АССРның һәм РСФСРның халык рәссамы, Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туа. Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый. Бакый Идрис углы Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була.  2012нче елның 11нче февралендә , рәссам Бакый ага Урманче исемен мәңгеләштереп, Күл-Черкене авылында һәйкәл, музей-йорты ачылды. Төп әсәрләре: нәкеш — "Сепаратор янында 1928), Татарстан триптихы (1976, 1985), Салтык болыны (1979) һәм башкалар.

Гүзәл Закирова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев