Логотип Идель
Эксклюзив

Бүген селфи көне!

Бүген, 21 июнь, гадәти булмаган бәйрәм - селфи көне билгеләп үтелә.

Бүген халыкара селфи көне! 

Бүген, 21 июнь, гадәти булмаган бәйрәм - селфи көне билгеләп үтелә. Әлеге үзенчәлекле бәйрәмне беренче тапкыр 2014 елда Техас штатыннан диджей Год Макнили уйлап таба. Хәзер исә бу бәйрәм бигрәк тә яшь блогерлар арасында үткәрелә.

Селфи төшенчәсе безгә социаль челтәрләр барлыкка килү белән телгә керде. Селфи - ул үз-үзеңне фотога төшерү дигән сүз. Соңгы елларда бу төр фотографияләр аеруча популяр. 
Бездән сезгә уңышлы селфи ясау серләре: 

1. Селфи төшкәндә, иң яхшысы − елмаю. Елмайганда, һәр кеше дә матур. Ләкин ул ясалма булырга тиеш түгел. 

2. Яхшы ут − уңышлы селфига бер адым. Иң яхшысы − көн яктысы. Ут сезнең каршыгызда, күзләрдән аз гына өстәрәк булса әйбәт. 

3. Селфи ясаганда, бер як битне камерага ныграк борырга кирәк. Болай эшләү бит сызыкларын – яхшырак, ә күзләрне зуррак күрсәтә. 

4. Селфида кеше бите генә түгел, ә кызыклы фон да булырга тиеш. Фон өчен табигать, хайваннар, гадәти булмаган күренешләр яхшы. 

 5. Селфи төшәргә ярамый торган җирләр бар икәнен дә онытмаска кирәк. Мәсәлән, дәрестә, дини йолалар вакытында селфи төшү − ямьсез күренеш.

Язманы ахырына кадәр укыган кешеләр өчен бонус! "Идел" журналы язылучылары арасында селфи-лампа уйната. Конкурсның шартлары белән монда таныша аласыз. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев