БҮГЕН ҖЫЛЫРАК!
Бүген Татарстанда азрак җылытачак.
Бүген Татарстанда азрак җылытачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез урыны белән яңгыр явып үтәргә мөмкин. Төнлә һәм иртәнге якта томан төшү ихтимал.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.
Төнлә һава температурасы + 5.. +10 градус булыр дип көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында температура 0.. +5 градус булачак. Республиканың бу районнарында -1 градуска кадәр кырау төшү ихтималы бар. Көндезге сәгатьләрдә һава +17.. +22 градуска кадәр җылыначак, диелә бу хәбәрдә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев