Логотип Идель
Эксклюзив

БҮГЕННӘН БИТЛЕК КИЮ-КИМӘҮНЕ ТИКШЕРӘ БАШЛЫЙЛАР

30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар үткәреләчәк.

30 сентябрьдән Казанның җәмәгать транспортында битлек режимын үтәү буенча рейдлар үткәреләчәк. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләбен үтәми һәм шәхси саклану чараларын кулланмый торган пассажирларны транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре төшереп калдырачак.

«Бер генә пассажир да автобус, трамвай, троллейбус яки метрода битлексез булырга тиеш түгел. Автоинформаторларда вируслы авырулар һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау буенча аудиоязмаларны яңартырга кирәк», — дип белдерде Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков пассажирлар йөртүчеләр белән узган киңәшмәдә.

Ул төнлә җәмәгать транспортын дезинфекцияләүне һәм салоннарны көндез мәҗбүри җилләтүне дәвам итәргә кирәклеген искәртте. 

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев