БИОХИМИЯДӘГЕ МАКСАТЧАН АДЫМНАР
Химия фәннәре кандидаты Рафил Хәйруллин белән студентларның уку барышында «янып чыгу»ы, чит илдәге стажировка, фәнне популярлаштыру – гомумән, фән һәм аны «нәрсәгә ягып ашаулары» турында сөйләштек.
Химия фәннәре кандидаты Рафил Хәйруллин белән студентларның уку барышында «янып чыгу»ы, чит илдәге стажировка, фәнне популярлаштыру – гомумән, фән һәм аны «нәрсәгә ягып ашаулары» турында сөйләштек.
Исем-фамилиясе: Рафил Хәйруллин
Туган елы: 1983 ел
Туган җире: Алабуга шәһәре
Белеме: Алабуга 2 нче татар гимназиясе, Казан дәүләт университетындагы биология һәм җир факультетының Биохимия кафедрасы (2005 елда тәмамлаган), Русия Фәннәр академиясенең биоорганик химия институты
Мәскәүдә чарлану
Рафил Хәйруллинның фәнгә беренче адымнары мәктәптә укыганда ук башлана: Алабуга шәһәрендә туып-үскән егет гомуми белемне дә шунда ук ала һәм биология, экология буенча олимпиадаларда икенче номерлы татар гимназиясе данын яклый. Казан университетының биология һәм туфракны өйрәнү факультетына кергәннән соң, ул адымнар тагын да кыюрак ясала башлый.
«Университетта укыган чорда, курс эшләрен ел да төрле лабораторияләрдә башкарырга туры килде. Алар арасында биология, химия факультетлары да бар иде, диплом эшен исә Мәскәүдә – Акушерлык һәм гинекология институтында яздым, – дип искә ала Рафил Хәйруллин. – Бер яктан, бу, әлбәттә, бигүк яхшы түгел – лабораторияләр алмаштырып йөрү бер темага баштанаяк чумып, аны һәрьяклап өйрәнергә ирек бирми. Әмма икенче яктан, шул рәвешле табигатьнең төрле өлкәләрен колачларга һәм күп алымнарны үзләштерергә мөмкинлек туа. Шул белем бөртекләрен салган фәнни җитәкчеләремә чиксез рәхмәтлемен. Ә фәннең чын-чынлап кызыклыга әйләнгән ноктасы, мөгаен, Мәскәүдә аспирантурада укыган чорга туры киләдер. Нәкъ менә әлеге вакытта моңа кадәр туплаган белемнәрне һәм осталыкларны үзлектән эшкә җигү башланды: аспирантурада фәнни тәҗрибәләр уздыруны да үзең планлаштырасың, аларның нәтиҗәләрен дә анализлау үз җилкәләреңә төшә».
Рафил Хәйруллин кандидатлык диссертациясен биохимия һәм молекуляр биология өлкәсендәге иң яхшы институтларның берсендә – Русия фәннәр академиясенең Биоорганик химия институтында башкара һәм 2009 елда аны «биохимия» белгечлеге буенча яклап та чыга.
«КФУда молекуляр биология өлкәсендәге хәзерге вазгыятьне 2005 елдагысы белән чагыштырып та булмый – ул күпкә яхшы һәм бөтенләй башка университет. Без чыгарылганда, аспирантурада урыннар бик аз, лабораторияләрнең җиһазланыш ягыннан да, финанслау ягыннан да хәле мөшкел иде. Ниндидер яңалык, алгарыш эзләп, көчле студентлар фәнни карьераны Мәскәүдәге фәнни-тикшеренү институтларында дәвам итү ягын карадылар. Шулай итеп, төркемдәшләр белән башкалага юл тоттык һәм Русия Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү институтларына урнаштык. Тулай торакта да бергә идек, шуңа диссертацияләребезне дә өч-дүрт ел буе җилкәгә җилкә терәп яздык. Фәндә эшне уңайлы һәм нәтиҗәле итеп башкаруда даирә дә зур йогынты ясый. Бу елларда институтта да, тулай торакта да тирә-ягымда фән дип яшәүче кешеләр булды: барыбыз да ачышларга, тикшеренүләргә омтылдык, иртәбез тәҗрибәләр турында уйлар белән башланып, кичебез дә шулай ук тәмамлана иде».
Швеция тәҗрибәсе
Тормыш итү өчен аспирантларга түләнә торган стипендия (1500 сум) һәм сирәк-мирәк күчеп торган грант акчаларының гына җитмәвен аңлап алганнан соң, яшь галим Үзәк тире-венерология фәнни-тикшеренү институтында (хәзер – Дерматовенерология һәм косметология дәүләт фәнни үзәге) фәнни хезмәткәр булып урнаша һәм анда сигез ел хезмәт куя, аннан шул ук институтта фәнни үзәкне дә җитәкли. «Яхшы белгеч булу өчен, чит илдә тәҗрибә туплау кирәк» – фәнни бүлекне җитәкләү эше йөкләнгәннән соң, Рафил Хәйруллин шуны аңлап ала. Резюмелар юллый торгач, ул яшь һолланд галиме Шуард Ванрой белән таныша. Ул вакытта галим яңа лаборатория өчен грант отып, АКШтан Швециягә күчкән һәм аксымнарны чистарту буенча белгечләр эзләү эше белән мәшгуль була. Шулай итеп, 2014 елда Рафил Хәйруллин эш урыны белән хушлашып, Швециянең төньягында урнашкан Умео университетындагы яңа гына ачылган лабораториягә – Митохондрияләр метаболизмы лабораториясенә юл тота.
«Швециядә ике ел буе фәнни хезмәткәр булып эшләдем. Ул бөтенләй башка дөнья иде. Анда барысы да башкача! Русиядә галимнәргә, фән белән шөгыльләнүдән кала, лабораториядәге башка бик күп эшләрне дә башкарырга туры килә: җиһазларны күчереп йөртүдән алып, хисап язу, вуз администрациясе, бухгалтерия белән аралашуга кадәр. Швециядә син бары үз эшеңне генә эшлисең – калганнары өчен үз кешеләре куелган. Анда иң кыйммәтле әйбер – ул эш вакыты. Һәм шуңа күрә эшне уңайлы һәм тиз итеп башкару өчен барлык шартлар да булдырылган. Бу эш барышын искиткеч дәрәҗәдә тизләтә, нәтиҗәлекне дә арттыра. Моннан тыш, чит илдә эшләп алу фәнни тикшеренүләр барышын яңа яктан ачарга, эш барышын, тәҗрибәләрне планлаштыруга башка күзлектән карарга ярдәм итә».
Иҗади карашлы мөгаллим
Русиягә кайтканнан соң, КФУның «Ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясендә эшләү белән беррәттән, Швециядә туплаган тәҗрибә белән уртаклашу өчен, Рафил Хәйруллин студентларга махсус курс та булдыра. «Теория белән практика бер-берсеннән аерылгысыз булган өлкә – фәннең тереклек турындагы өлкәсендә гамәли тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыру зур әһәмияткә ия. Бу өлкәдәге белемнәрне һәм осталыкларны студентларга лабораториядә бергә башкарган фәнни тикшеренүләр ярдәмендә җиткерергә мөмкин», – дип саный ул.
Рафил Хәйруллин уку-укыту барышында проект алымын куллана: уку барышында студентлар рекомбинант (ясалма) аксым алу буенча проект эше башкара. Моның өчен алар Aequorea victoria исемле медузаның яшел флуоресцент аксымы (ингл. GFP) генын бактерияләргә – эчәклек таякчыгы күзәнәкләренә «күчерәләр», шуннан соң бактерияләр медуза аксымын җитештерә башлый. Гаҗәп бит?! Аннан студентлар билгеле аксым җитештерә торган күзәнәкләрне үстерү, ул аксымны башка аксымнардан чистарту серләренә төшенәләр – биотехнологик җитештерү белән танышу шушы модель аша бара.
«Галим төрле өлкәләрдә үсеш алган булырга тиеш, дип саныйм. Лабораториядәге фәнни эш белән генә чикләнергә кирәкми. Әмма шул ук вакытта фәнни эшнең дә үз гүзәллеге бар. Аны күрсәтү, өстәмә мотивация һәм хис-кичерешләр тудыру өчен, студентларны кечкенә генә иҗади күнегүләр белән дә язылдырам. Берничә ел элек төсле агар өстенә яктырып торган бактерияләр белән рәсем ясаган идек. Студентлар ул вакытта гадәтләренә кергәнчә: «Ә ничек ясарга соң?» дип сорарга тотынды. «Ничек телисез, шулай ясагыз – бу бит иҗат, әсәрләрегезне сез үзегез тудырасыз», – дидем. Былтыр студентлар дәрескә кабаклар алып килде һәм аларны биохимия юлы белән бизәде. Декорацияләр сыйфатында лаборатория савытларын, микропробиркалар кулландык. Флуоресцент реагентлар ярдәмендә яктылык та өстәп җибәрдек».
«Янып чыккан» студентлар
Әлегә һөнәри эшчәнлеккә аяк басарга өлгермәгән катлам – студентларны «эмоциональ янып чыгу» исемен йөрткән синдром сагалап тора. Бу синдром, гадәттә, кешеләр белән тыгыз аралашучы һөнәр ияләренә (табиб, укытучы һ.б.) яный: алар еш кына психоэмоциональ киеренкелек, стресс һәм төшенкелек халәтенә дучар була. Әмма студент җилкәсенә өсте-өстенә төшеп торган мәгълүмат, имтиханнар, диплом һәм уку белән бәйле башка эшләрне аларның барысы да эмоциональ һәм рухи яктан сәламәт килеш кенә ерып чыга алмый. Рафил Хәйруллинның бу проблемага карата да уй-фикерләре бар.
«Университетта укуга тормышның иң яхшы чорына (аспирантура, әлбәттә, тагын да яхшырак) караган мөнәсәбәт булдырырга һәм барысына да өлгерергә тырышырга кирәк. Беренче урында – уку, әлбәттә, ләкин эзлекле һәм даими рәвештә уку, максатка таба кечкенә адымнар белән атлау мөһим. Төн эчендә материалны ятлап тапшырырга була, үзләштерергә – юк. Менә шул ыргылулар киеренкелек һәм арыганлыкны тудыра да инде. Укудан кала башка кызыклы шөгыльләр дә җитәрлек (гомернең башка чорларында аларга вакыт та калмый). Вакытны төрлечә уздырырга кирәк. Студентларның «янып чыгу»ы белән көрәшүдә фәнни җитәкчеләрнең дә, мөгаллимнәрнең дә әһәмияте зур. Гасабиланып ятлауга түгел – аңлауга корылган уку-укыту программалары булдырырга кирәк. Лабораториядә фәнни эш алып баручы студентларның эше планга салынган булырга тиеш, аларны вакытында ял да иттерү мөһим».
«Китмибез без!» Әллә «Без китәбез, сез каласыз...»мы?
Аспирантураны тәмамлаганнан соң, барлык яшь галимнәрнең дә башында «Алга таба нишләргә?» дигән сорау туа. Фәнни өлкәдә хезмәт куюны күз алдында тотканда, яшь галим эшен фәнни-тикшеренү институтлары яки вузларында дәвам итә ала, төрле оешмаларга караган лабораторияләр, медицина учреждениеләрендә дә карьера төзеп була. Гаилә корганчы, түбән хезмәт хакы, тору урыны белән бәйле проблемаларга күз йомып, коры энтузиазмга таянып хезмәт куялар, әмма иртәме-соңмы, барыбер хезмәт шартлары мәсьәләсе калкып чыга.
«Мәскәүдә әле фәнгә хезмәт итеп, яхшы гына тормыш итеп булса, төбәкләрдә бу мәсьәлә катлаулырак. Беренче чиратта бу, уйлавымча, хезмәт шартлары, хезмәт хакы һәм тонналаган бюрократиягә бәйле. Вузлар турында сүз йөрткәндә ул – укыту һәм фәнни эшчәнлекне бергә алып баруның катлаулы булуы. Таләп ителә торган кәгазьләр күләме һәм бюрократия елдан-ел арта, илебездәге педагогик йөкләмәләр дә, Аурупа белән чагыштырганда, өч-дүрт мәртәбә күбрәк. Шуңа күрә фән белән тыныч кына шөгыльләнеп булмый, көннәрдән бер көнне болар барысы да чиктән аша да яшь галим фәннән китә».
Фән белән шөгыльләнү өчен чит илгә китүчеләр – мантыйкый һәм рациональ сайлау ясаучылардан, дип саный Рафил Хәйруллин: «Анда фәннең алгы очы». Әмма анда да барысы да «ал да гөл» түгел, мисал өчен, эш табу мәсьәләсе бар. Шуңа күрә галим студентларына чит ил лабораторияләрендә эшләп, гыйлем туплап кире кайтырга – бездәге гомуми дәрәҗәне дә күтәрергә өнди.
Гадиләштерергә (,) ярамый (,) катлауландырырга
Социаль челтәрләрдә фәнни белемне һәм фактларны гадиләштереп бирә торган каналлар бихисап. Гадәттә мондый адымга киң аудиторияне җәлеп итеп, аларга аңлаешлы контент тудыру өчен баралар. Рафил Хәйруллинның карашы исә үзгә – ул гадиләштерү тарафдары түгел. «Укучыны югарырак дәрәҗәгә күтәрү әһәмиятлерәк», позициясен алып, инстаграм аккаунтындагы язылучыларны фәнни тикшеренүләрнең нечкәлекләре, алар белән бәйле тарихи вакыйгалар, ачышлар белән таныштырып бара ул. Бу эшчәнлеге күбесенчә укытуга юнәлтелгән (язылучыларының күбесе – студентлар, хезмәттәшләре), өлешчә – күңел ачуга. «Фәнни табышмаклар чишеп, белемемне тикшерүдән ләззәт алам, хезмәттәшләрем дә шулайдыр, дип ышанам», – ди ул.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев