-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Битлек һәм перчаткалар кесәгә сугачакмы?
12 майдан Татарстанда үзизоляция режимына бераз үзгәрешләр керде, шартлар йомшарды. Ләкин битлек һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри булып калды. Кызык өчен генә әлеге мәҗбүри атрибутларның ай буена ничә сумга төшәчәген санап карыйк.
Казанда яшәүче бер кечкенә баласы булган яшь пар мисалында саныйк. Аларга эштән дә, балалар бакчасыннан да битлек-перчаткалар бирелми дип алыйк, барысын да үзләренә сатып аласы, диик.
Битлекләр
Роспотребнадзор киңәше буенча, битлекләрне ике сәгать саен алыштырып торасы. Әти-әниләре биш көн эшләсә, аларга уртача 9 сәгать һәм өйгә кайтуга ике сәгатькә җитәрлек битлекләр кирәк булачак. Бала бакчада 10 сәгатькә якын була. Димәк, әти-әниләренә бер көнгә уртача алтышар битлек, ә балага биш кирәк булачак. 17 масканы 22 эш көненә тапкырлыйбыз да, 374 килеп чыга. Бу бер баласы булган гаилә өчен. Әлеге санга кибеткә барып кайтулар һәм башка “гадәттән тыш” чыгып керүләрне дә өстәсәк, шушы санга 12 битлекне кушып куярга була. Запас өчен. Бер битлек 30 сум тора дип исәпләгәндә (кыйммәтрәкләре дә бар, билгеле), 386ны 30га тапкырлап, 11 500 сум килеп чыгачак.
Әлбәттә, хезмәт хакын күп тапкыр киеп була торган битлекләр белән саклап калырга була. Әмма аларны гел әйбәтләп юып торырга кирәк, шуңа берничә комплектсыз шулай ук аны киюнең мәгънәсе булмаячак.
Перчаткалар
Шулай ук мәҗбүри атрибут. Монда да ике төрле вариант бар: бер тапкыр гына киеп була торган һәм ике сәгать кенә кулланып булган нитрил перчаткалар, яки юып торырга кирәк булган чүпрәкләре.
Беренче очракны санап карыйк. Зурларга көненә 6 пар, балаларга 5, һәркөнне 17 пар. 17 перчатканы 22 эш көненә тапкырлыйбыз һәм өстәмә 12 парны кушып куябыз. 374 килеп чыга. Гадәттә, мондый перчаткаларны 100әрләп саталар. Бер кап – 800 сум (башка төрле бәяләргә дә очратырга була). Димәк, бер айга җитсен өчен 4 шундый кап кирәк булачак: 800 тапкыр 4 = 3200.
Әлеге язманы гаилә чыгымнары бүлегенә тагын бер пункт өстәргә кирәклеген исәкртер өчен яздык. Һәр гаилә өчен ул, әлбәттә, төрле сумма чыгачак. Без санаган очрак 14 700 дигән санны чыгарды. Сәламәтлегебез үз кулыбызда, коронавирустан сакланып йөрергә онытмыйк. Аның куркынычлыгын статистика саннары көн саен күрсәтеп тора бит…
Чыганак: e-kazan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз